Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Сәнгать юлы – текә һәм авыр

10 апрельдә Чаллы Башы авыл мәдәният йортында Яңа Чишмә мәдәният бүлегенең иҗат отчеты үтте.

Мәдәният бүлегендә 95 белгеч эшли һәм алар армый-талмый шушы өлкәдә халыкка хезмәт күрсәтәләр. 7 халык коллективы - районыбыз горурлыгы. Менә алар: "Рябинушка" (Черемухово Бистәсе АМЙ), "Сурэкэ (Ленино АМЙ), "Сувенир" (Яңа Иванаево АМЙ), "Архангельская краса" (Архангел Бистәсе АМЙ), "Илем" (Чуаш Чабаксары АМЙ), "Яшьлек" (Чаллы Башы АМЙ), "Ялкын"- "Зажигай" (Яңа Чишмә РМЙ).
Быел "Архангельская краса" вокаль коллективы оешуына 20 ел тулуны билгеләп үтә, җитәкчесе Наталья Таротина белән алар хезмәттәшләренең котлауларын кабул иттеләр һәм үзенчәлекле рус халык җырын башкардылар. Алып баручылар Анна Суворова белән Илназ Шәйхетдинов сәхнә түренә "Талир тәңкә" ветераннар хорын, "Рябинушка" коллективын, Зинаида Кондеева, Юрий Киселев һәм, әлбәттә инде, Илсөяр Дәүләтшинаны чакырдылар.
-2014 ел Мәдәният елы дип игълан ителде. Һәм бу, әлбәттә инде, җәмәгатьчелекнең игътибарын авыл җирендә мәдәниятне үстерүдә булган проблемаларга җәлеп итәчәк. Бәлки яңа меценатлар пәйда булып, финанс ярдәме күрсәтеп, мәдәният хезмәткәрләренә мәдәниятне тагы да югарырак баскычка күтәрергә ярдәм итәрләр, - дигән теләкләрен белдерделәр алар.
Районда мәдәни-массакүләм чаралар үткәрүдә даими рәвештә ярдәм күрсәткән "ТатРИТЭК" НГДУ территориаль-җитештерү предприятиесе директоры Мөхәммәтвәли Хөснетдиновның исемен рәхмәт сүзләре белән телгә алдылар. Ул шушы чарада мәртәбәле кунак буларак катнашты, аңа район башлыгы Вячеслав Козлов белән мактаулы миссия башкарырга - районда мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән хезмәткәрләргә премияләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырырга да туры килде. Һәм беренче булып көчле алкышлар астында сәхнәгә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Валентина Семеняк чакырылды. Шулай ук Шахмай АҖ башкарма комитеты җитәкчесе Рифкат Миръякупов, Ленино АҖ башкарма комитет җитәкчесе Виктор Веретенников, БСМ директоры Ирина Слимова һәм клуб системасы директоры Надежда Зыкова, Яңа Иванаево АМЙ директоры Юрий Киселев, Чаллы Башы АМЙ директоры Илсөяр Дәүләтшина, Акбүре АМЙдан сәнгать җитәкчесе Галия Миншиналар да билгеләп үтелде.
Районда үзешчән сәнгатьне үстерүдә зур өлеш керткәннәре өчен Чаллы Башы, Архангел һәм Черемухово АМЙ коллективлары РИТЭК компаниясенең шундый ук бүләкләре, район башлыгының Мактау грамоталары һәм премияләр белән бүләкләнделәр.
Лариса ФЕДОРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев