"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы
2016 елның 18 сентябрендә Яңа Чишмә авылында авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылачак. Халыкка киң ассортиментта ит, сөт продукцияләре, яшелчә, терлекләр, бөртек һ.б. тәкъдим ителәчәк.
Парклар һәм скверлар көне уздырыла. Бәйрәм программасында: күңелле стартлар, тирда ату буенча ярышлар, мастер-класслар , шулай ук балалар өчен күңел ачулар.
Узган атнада Әдәмсә авылы халкы авыл җирлегендәге мөһим проблемаларны хәл итү өчен җирле клубка җыелды.
Шахмай авыл җирлегенә кергән Чертуш авылында узган халык җыенында авыл халкы, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов һәм АҖ башлыгы Ринат Хәсәнов катнашты.
Рус Чабаксары авылында узган халык җыенында кечкенә авыллар проблемасы күтәрелде. Авыл картая, 53 йортта 80 ләп кеше яши (мәктәпкәчә яшьтә - 3, мәктәп яшендә 6 бала бар).
Узган атна азагында Чаллы Башында гражданнар җыены булып узды, анда халык уңай яклар турында гына түгел, үз тормышларындагы тискәре яклар турында да сөйләде.
0