Узган атнада Әдәмсә авылы халкы авыл җирлегендәге мөһим проблемаларны хәл итү өчен җирле клубка җыелды.
Халык җыены башланыр алдыннан җирле үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәм Ленинодан халык ансамбле тарафыннан әзерләнгән кечкенә генә, әмма бик шәп концерт булды. Җыенда катнашучы район башлыгы Вячеслав Козлов чыгышлары өчен рәхмәт белдереп, үзешчән сәнгать белән шөгыльләнү теләге бик тә күңелне күтәрә, дип билгеләп үтте.
АҖ башлыгы Любовь Котова соңгы вакытларда республика программалары буенча авыл җирлегендә эшләнгән эшләр турында отчет бирде. 2015 елда Әдәмсәдә Тукай урамындагы 635 метр юлга вак таш түшәлгән, 60 яктырткыч алыштырылган, ә 2016 елда Бакташта 10 урам яктырткычы алыштырылган. 2012 елдан бирле ел саен су белән тәэмин итү буенча эшләр алып барыла. Бүгенгесе көндә янгынга каршы гидрантлар белән 7 кое урнаштырып, полиэтилен торбалар белән 4,5 км. суүткәргеч линияләр алыштырылган һәм үткәрелгән. Суэтем башня һәм ЗСО белән яңа скважина борауланган. Болар барысы да авыл җирлекләренең, "2013 елга кадәр авылның социаль үсеше" ФЦП, "Чиста су" ФЦП республика грант акчалары һәм җирле бюджет акчаларына эшләнгән.
Авыл клубы һәм авыл җирлеге Советы биналарына капиталь ремонт ясалган, универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән, ФАП-та тәрәзәләр алыштырылган - шулай ук республика программасы буенча.
Халык үзе дә авылны төзекләндерүдә актив катнаша. Үзара салым акчаларына үткән елда (85 мең сум плюс 340 мең сум республика субсидиясе) Сөембикә һәм Яр буе урамнарындагы юллар тәртипкә китерелгән. 2016 елда 182 мең 500 сум акча җыйганнар, 1 июньгә кадәр җыелган 163 мең сумга 652 мең сум республика ярдәме алынган инде. Бу акчаларны Яшел һәм Кыр урамнарындагы юллар төзелешенә тотачаклар (700 мең), 50 меңе - су белән тәэмин итү автоматикасына, 25 меңе - Бакташтан Зирекле ягына күпер төзүгә һәм 40 меңе - юлларны кышкы саклауга (тоту). 1 июльгә ШЯХ-та 395 баш МЭТ асралган, шуның 156 башы сыерлар; 417 баш сарык, 23 баш кәҗә һәм 52 баш дуңгызлары да булган. 700 тоннадан артык печән хәзерләнгән, 348 пай җире өчен "Сөт иле" 100 тонна арпа, 66 тонна бодай һәм 19 тонна печән белән исәп-хисап ясаган. Тиздән авыл халкы савым сыерларына өчәр мең, кәҗәләргә берәр мең сум күләмендә субсидия алачак, ул бер шарт белән бирелә - малларны быел 31 декабрьгә чаклы асрарга тиешләр. Әдәмсәлеләр "Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ белән төзелгән җиргә аренда килешүе буенча (3 елга) гектарына 600 сумнан аренда түләве алалар.
Быел Әдәмсә мәктәбендә 8 беренче сыйныф укучысы укый, мәктәптә барлыгы 57 укучы, 29 бала бакчага йөри. Чыгышын тәмамлап, Любовь Котова авыл җирлегендә туган мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәткән район җитәкчелегенә, нефтьчеләргә, "Сөт иле" "Яңа Чишмә" филиалына рәхмәтләрен ирештерде.
Үз чыгышында Вячеслав Козлов районда 32 республика программасының тормышка ашырылуы турында, алар буенча ниләр эшләнгәнлеге һәм хәзергесе вакытта ниләр эшләнүе хакында сөйләде. "Ярты елда Әдәмсәдә барлык төр буенча да терлекләрнең, савым сыерларының баш саны арту сөенечле хәл", - дип билгеләп үтте ул. -Әгәр авылда сыер мөгри, әтәч кычкыра, туйлар гөрли, йортлар төзелә, балалар туа икән, димәк, авыл яши һәм үсә дигән сүз, - дип өстәде ул. Әлбәттә, авылда проблемалар җитәрлек һәм аларны чишәргә кирәк. Авыл халкының район башлыгына биргән сораулары нигездә авыл эчендәге юлларны төзекләндерү, Үзәк урамны юлларны төзекләндерү һәм ремонтлау буенча республика программасына кертү, тузганы урынына яңа күпер төзү, сөт өчен исәп-хисап ясаудагы бурычлар турында булды. Җыен азагында быел гаилә тормышындагы юбилярлар - энҗе туйларын билгеләп үтүче Тәзкирә һәм Әдһәм Сибгатуллиннарны, педагогик хезмәт ветераны Вера Борисованы (2 сентябрьдә туган көне) хөрмәтләделәр. Беррәттән 3 сентябрьдә туган Әдһәм Сибгатуллинны да котладылар. Очрашу азагында Әдәмсә авылы халкы авылда православие чиркәве төзү кирәклеге турындагы мәсьәләне кузгатты. Бу күпләрне борчыган мәсьәлә, алар үзләрендә чукынырга, никахлашырга, гыйбадәт кылырга, чиркәүгә йөрергә телиләр, күрше авылларга барып йөрү кыенлык тудыра, билгеле.
Нет комментариев