Узган атна азагында Чаллы Башында гражданнар җыены булып узды, анда халык уңай яклар турында гына түгел, үз тормышларындагы тискәре яклар турында да сөйләде.
Шахмай АҖ башлыгы Ринат Хәсәновның Чаллы Башы авылында төзекләндерү буенча эшләнгән эшләр турында ясаган отчетыннан соң, халык мәктәп һәм күперне ремонтлау тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте, башка урамнарга да юлга таш түшәүне дәвам итүне сорадылар. Бу эшләрне Шахмай АҖ үзе генә башкара алмый, билгеле, эш акчага килеп төртелә, шунлыктан читтән дә ярдәм кирәк. Шулай да өмет бар, аларга район булышачак, яки Чаллы Башы республиканың бер программасына кертелер.
Җыенда катнашкан район башлыгы Вячеслав Козлов үз чыгышында авыл кешеләренең күбесе тырыш, эшчән, дип билгеләп үтте.
- Биредә шәхси хуҗалыкларда МЭТ-не күпләп асрыйлар, иң күп сөтне дә биредә тапшыралар. Халыкның терлек азыгын җитәрлек хәзерләве дә сөендерә, - диде район башлыгы. - Юл төзү һәм ремонтлауга килгәндә, бу мәсьәлә республика дәрәҗәсендә хәл ителер, мөгаен, ә менә мәктәп түбәсен ремонтлауны бераз көтәргә туры киләчәк, - диде.
Авыл кешеләре үзләренә карата да, авылдашларына да тәнкыйть белән карыйлар, әйтик, тракторчылар өйләренә вак таш түшәлгән юлдан тракторлары белән кайтып йөриләр, юлны изәләр, пычрак кертәләр.
- Үз юлларында кемне дә булса бәрдереп китүдән дә курыкмыйча, автомобиль һәм мотоциклда йөрүчеләр дә урам буйлап җилдерәләр. Тизлекне чикли торган юл билгеләре һәм шлагбаумнар урнаштыру - бу шушы хәлдән чыгу юлы.
Чыгыш ясаучылар яңа күперләр, асфальт түшәлгән юллары булган район авыллары өчен сөенделәр, бу безнең район, һәм шуңа да авылларның җанлана баруын күрү күңелле, диләр алар.
"Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ филиалы директоры Наил Сабиров чыгышында бик күңелле булмаган информация яңгырады: авылда эшсезләр дә бар, ә Чаллы Башы бүлекчәсендә сыерларны саварга кеше юк, шуңа күрә сыерларның ике төркемен башка бүлекчәгә бирергә туры килгән, К-700 тракторы белән дә шундый ук хәл - бу бүлекчәдә тракторда эшләргә кеше юк. Ә бит, район башлыгы сүзләре буенча, халыкның мул яшәве күпчелек агрофирмадан тора: АҖ бюджетының зур проценты - бу агрофирмадан булган салымнар. Чагыштыру өчен зур авыл хуҗалыгы субъектлары булмаган авылларны атап үттеләр: анда эш тә, ярыйсы гына акча эшләп булырлык яхшы йортлар да юк.
Ничек кенә булмасын, гражданнар җыены уңай эмоцияләр белән төгәлләнде. Вячеслав Козлов актив тормыш алып барулары өчен Чаллы Башы авылы халкына рәхмәт белдерде, авыл клубларының барысы да шулкадәрле сәнгать колективлары булуы белән мактана алмый әле, монда, һичшиксез, АМЙ директоры Илсөяр Дәүләтшинаның өлеше зур, дип билгеләп үтте. Авылда актив һәм эшлекле кешеләр байтак яши, диде. Бүгенгесе көндә шундыйларның берсе булып 30 еллык эш стажы булган агрофирма механизаторы Рамил Мөхәммәтҗанов тора. Аңа тантаналы шартларда район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
Нет комментариев