Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Кечкенә авылларда эшлисе эшләр җитәрлек

Рус Чабаксары авылында узган халык җыенында кечкенә авыллар проблемасы күтәрелде. Авыл картая, 53 йортта 80 ләп кеше яши (мәктәпкәчә яшьтә - 3, мәктәп яшендә 6 бала бар).

Депутатларга наказлар битендә русчабаксарлылар район үзәге белән авыл арасында автобус элемтәсе булмауны язганнар, кешеләрне эш белән тәэмин итүне, клубка ремонт ясау һәм поселок эчендәге юлларны төзекләндерү программасына авылны да (Совет һәм Урман урамнарын) кертүне үтенделәр.
Республика программалары Рус. Чабаксарына кагылмаган, дип әйтеп булмый. 2013 елда биредә модульле ФАП ачылган, бер елдан соң Туры урамга (3 км) таш түшәлгән, урамнарга 40 яктырткыч урнаштырылган. Кызганычка каршы, авылда, Чабаксар АҖ-дәге кебек үк, терлекләрнең баш саны кимегән. Анда бер генә гаилә фермасы да булмау начар, башмак таналар сатып алуга субсидия алучы да юк, йорт кошлары алуга 1 кеше алган үзе. Җыенда халык балалар мәйданчыгының коймасы ауганга, җәен клуб эшләмәүгә зарланды, ә Чабаксар АҖ башлыгы Николай Парамонов авыл халкын йорт тирәсендәге территорияне җыештырмауда гаепләде. Авылда клуб эшен көчәйтергә, ә авыл халкына үзләренә бергәләп балалар мәйданчыгы янындагы койманы төзәтергә, авыл территориясендәге чүп үләннәрен чабарга, йорт тирәләрендәге чүп-чарны җыештырырга кирәк. Үзләрендә су белән тәэмин итү буенча хезмәт күрсәтүче оешма булдырырга кирәк: су белән проблема да булмаячак, эш урыннары да булачак. Район үзәгенә кадәр автобус элемтәсе булдыру турындагы үтенечне аңларга була, тик уңышсыз тәҗрибә (сынау) булган бит инде: автобус чыгымнары гаять зур булган. Шул хакта һәм башка бик күп нәрсәләр турында район башлыгы Вячеслав Козлов халык һәм җирле власть белән сүз алып барды.
Төп мәсьәлә - поселок эчендәге юллар. Әгәр дә программага авылны кертсәләр, үзара салым буенча җыелган акчалар гына җитмәскә мөмкин. Аларны бик аз җыйганнар, авыл буенча нибары 175 мең сум гына, республикадан бирелгән субсидия белән бергә - 640 мең сум.
Тик, ничек кенә булмасын, русчабаксарлылар - хөрмәткә лаек эш сөючән кешеләр, күпчелеге үзләренең бөтен гомерләрен авыл хуҗалыгына багышлаган. Шундыйларның берсе "Кулон" а/ф-ның Чабаксар бүлекчәсе идарәчесе Петр Иванович Доронин, күптән түгел ул пенсиягә чыккан, тик эшләвен дәвам итә. Үзенең кече ватаны хакына намуслы хезмәте өчен Вячеслав Козлов аңа район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев