"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы
20 февральгә район буенча үзара салым акчалары 2 млн сумга якын җыелган, бу планлаштырылган сумманың 54% ын тәшкил итә (3 млн 713 мең сум).
Сөткә бәя төшү дәвам итә: бу көннәрдә авыл хуҗалыгы берләшмәләре продукциясенә уртача бәя 37,9 сум/кг тәшкил итә, бу 2025 ел дәрәҗәсеннән 7,1 сумга түбәнрәк.
Яңа Чишмә муниципаль районының йомгаклау медсоветында район үзәк хастаханәсенең 2025 ел йомгаклары буенча фикер алыштылар, агымдагы елга бурычлар билгеләделәр һәм иң яхшы медицина хезмәткәрләрен бүләкләделәр.
Республикада «Кадрлар» илкүләм проекты буенча түләүсез яңадан укытуга гаризалар кабул ителә башлады. «Россия эше» порталында татарстанлылар өчен беренче 32 белем бирү программасы ачык инде.
0