Сөткә бәя төшү дәвам итә: бу көннәрдә авыл хуҗалыгы берләшмәләре продукциясенә уртача бәя 37,9 сум/кг тәшкил итә, бу 2025 ел дәрәҗәсеннән 7,1 сумга түбәнрәк.
Шәхси хуҗалыклардан җыела торган сөт килограммы 32,4 сумнан сатыла, ул 2025 ел дәрәҗәсеннән 2,5 сумга түбәнрәк.
Сөт сатудан көнлек табыш 1,7 млн сумга якын.
Һәркөнне 45,8 тонна сөт сатыла, шул исәптән 34,9 тоннасы – авыл хуҗалыгы оешмаларыннан, 10,9 тоннасы – район халкының шәхси хуҗалыкларыннан җыела.
Шәхси ярдәмче хуҗалыклардан алынган продукциягә бәяләр буенча без республика буенча 8 нче урында, авыл хуҗалыгы оешмалары буенча 12 нче урында торабыз.
Нет комментариев