Яңа Чишмә муниципаль районының йомгаклау медсоветында район үзәк хастаханәсенең 2025 ел йомгаклары буенча фикер алыштылар, агымдагы елга бурычлар билгеләделәр һәм иң яхшы медицина хезмәткәрләрен бүләкләделәр.
Медицина советы утырышында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Яңа Чишмә районы башлыгы Егор Тарнавский һәм аның урынбасары РКБ баш табибы Илья Гаврилов катнашты.
Хастаханәнең 2025 елгы эше турында хисап белән район үзәк хастаханәсе баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская чыгыш ясады.Шулай ук Илдар Фатыйхов, Егор Тарнавский һәм Илья Гаврилов сүз алдылар.
Утырыш ахырында иң яхшы медицина хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды.
Нет комментариев