Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Үзара салым акчаларын җыю дәвам итә

20 февральгә район буенча үзара салым акчалары 2 млн сумга якын җыелган, бу планлаштырылган сумманың 54% ын тәшкил итә (3 млн 713 мең сум).

Акбүре (анда акчаның 96% ы җыелган), Архангел  (85%), Буревестник (84%) авыл җирлекләрендә актив рәвештә акча җыю белән шөгыльләнәләр.

Шул ук вакытта Черемухово (анда планлаштырылганның 30% ы гына җыелган), Екатерина (50% ка якын) һәм Ленино (40%) авыл җирлекләрендә дә акча җыю эшен көчәйтергә кирәк.

Үзара салым акчаларын 2026 елның март ахырына кадәр җыярга кирәк, аннары аларга республика субсидияләре өстәләчәк. Алга таба барлык акчалар да гражданнар җыеннарында билгеләнгән мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдереләчәк.

Акчаларның яртысыннан артыгы юлларны һәм урамнарны яхшы хәлдә тотуга, шулай ук территорияләрне төзекләндерүгә, чүп үләннәрен чабуга, су белән тәэмин итү системаларын ремонтлауга, чишмәләр, зиратларны төзекләндерүгә тотылачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев