Яңа Чишмәдә исерек шоферларга каршы көрәш өчен Telegram-канал булдырылды
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә исерек шоферларга каршы көрәш өчен Telegram-канал булдырылды

Төркем Исерек шофер дип атала. Яңа Чишмә районы. Яңа Чишмәдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы шоферларга каршы көрәш алып бару өчен махсус Telegram-канал булдырылды.

Районның битараф булмаган гражданнары ЮХКне тупас бозучы шоферлар, исерек шоферлар, шулай ук хокук бозучының ЮТҺ урыныннан качуы турында мәгълүмат җибәрә ала. Моны сылтама буенча гомуми чатта t.me/NOVGIBDD аноним рәвештә эшләргә була.

Мондый Telegram-канал ЮХИДИ эшен җиңеләйтергә һәм тизләтергә, шулай ук юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмаска ярдәм итәчәк.

 


Нет комментариев