28 августта Зирекле авылында туып-үскән, сугыш чоры баласы — Габбасова (Кәримова) Сәкинә Могыйн кызының — 90 яшьлек юбилее!
Һәр кешенең язмышы — үзе бер китап. Әмма кайбер кешеләрнең язмышы аеруча тирән эчтәлекле. Сәкинә әбинең тормыш юлы да нәкъ менә шундыйлардан. Аның «Мин хәзер бик бәхетле!» дигән сүзләре, беренче карашка гади генә тоелса да, аның артында бик зур, катлаулы һәм авыр юл ята.

Балачак — сугыш караңгылыгында
Сәкинә әбинең балачагы кояшлы иртәләрдән түгел, ә сугышның кара күләгәсеннән башлана. Бөек Ватан сугышы — ул һәр гаиләнең ишеген кагып, иң якты өметләрне урлап киткән фаҗига. Сәкинә Могыйн кызының да язмышы шул ачы җилләр белән сыналган.
Аның әтисе сугышка киткәндә, аларның өйләре ике яклы һәм ныклы була әле. Ләкин кышкы суыкларда өйне ягарга утын булмау сәбәпле, әнисе балаларын туңдырмас өчен өйнең бер өлешен сүтеп, мичкә ягарга мәҗбүр була. Ул чорның кануннары да кырыс була. Урманнан утын кисәргә катгый тыелган заман. Хәтта ач-ялангач бала-чага җылынырга өметләнеп, чыбык-чабык җыйганда да, кулга төшерсәләр — балтасын да, җыйган чыбыкларын да тартып алганнар.
Башкаларның әтиләре, сугыштан кайтып, балаларга җиңеллек китерсә, Сәкинә әбинең гомере әтисен сагынып үтә. «Җиңү көнендә дә мин беркайчан да митингка бармадым, чөнки миңа бик авыр була, яралар яңара иде», — дип искә ала ул. Башкаларның әтиләре кайтып, гаиләләр тулыланганда, аның йөрәгендәге бушлыкны берни белән дә тутырып булмый. Ләкин Сәкинә әби — сынмаган, сыгылмаган ныклы буын вәкиле.
Ул язмышның авырлыкларына бирешми, тормышның кадерен белеп яшәргә өйрәнә. Аның бүгенге бәхете — ул байлыкта яки зур казанышларда түгел. Аның бәхете — тыныч күк йөзендә, балаларының, оныкларының исән-сау булуында, икмәкнең муллыгында. Бүгенге көннең һәр мизгелен кадерли ул.
Әнисенең гомер юлы турында бик җылы итеп безгә Зирекле музее директоры Лидия Лотфуллина язып җибәргән.
Әтине озату — гомерлек яра
«Сәкинә 1936 елның 28 августында Могыйн белән Рабига гаиләсендә дөньяга килә. Авылның абруйлы гаиләләренең берсе булса да, сугыш барысын да үзгәртә. Бабай фронтка китә, ә әби алты бала белән тол кала (дүртесе төрле чирләрдән яшьли үлә).
Әниемә ул вакытта нибары биш яшь була, әмма ул шул шомлы көнне бүгенгедәй хәтерли.„Әтием, мине калдырма, мин дә синең белән барам!“ — дип, нәни Сәкинә әтисе артыннан үксеп-үксеп йөгерә. Әтисе сабыен кызганып, аны бераз күтәреп бара да, елый-елый, артта калган озатучылар кулына тапшыра. Олы апасы Мәрьямгә ул вакытта тугыз яшь була.
Әтиләрен озаткан көнне әнисенең аягы сынган була — ул тормыш иптәшен соңгы юлга озатырга да чыга алмый. Фронтка китүче иренә юллыкка дип салган икмәге дә пичтән чыгып өлгерми. Ипи пешеп җиткәч, әнисе аны күрше малаена тоттырып, озатучылар артыннан йөгертә. Әмма әтисе икмәкне алмый: „Балалар ашасын, аларга кирәгрәк“, — дип, озата баручылар аша өенә кире җибәрә. Бу ата кешенең балаларына калдырган соңгы күчтәнәче һәм соңгы кайгыртуы була… Гаилә башлыгы сугыш кырында һәлак була, әнисе алты бала белән тол кала.
.jpg)
Ачлык, югалтулар
Сугыш елларындагы тормыш түзә алмаслык авыр була. Рабига әбинең алты баласыннан дүртесе төрле чирләрдән һәм ачлыктан яшьли үлә. Сәкинә апа сеңлесе Миннегаян ачтан елаганга түзә алмыйча, нәрсә булса да ашатырга теләп, кырга чыгып үгез борчагы җыя. Аны үзе чәйнәп, сабыйны ашата, нәтиҗәдә сеңлесе агуланып вафат була. Тиздән гаиләнең тагын бер терәге — 14 яшьлек абыйсы Исмәгыйль кызамык чиреннән дөнья куя. Бу югалтулар кыз баланың йөрәгенә гомерлек җәрәхәт булып уела».
«Әти» дип әйтә алмадык
«Әти» дип тә әйтә алмадык. Әтилеләр рәхәтен дә күрмәдек. Бернинди ярдәм итүче булмаган инде, безнең кебекләр күп иде шул. Ә без апа белән үлән ашап, черек бәрәңгедән, ат кузгалагын пешекләп, катырка ясап ашый идек. Ач булгач, шуннан да тәмле ризык булмый иде«, — дип искә ала Сәкинә әби.
Юклык һәм ятимлек аркасында укуы да җиде класс белән генә чикләнә. Көз һәм кыш айларында мәктәпкә бару үзе бер зур мәшәкатькә әйләнә. «Мәктәпкә барырга чабата булса — барабыз, тузса — өйдә утырабыз. Аннары апа үзе чабата ясарга өйрәнде, ул да ярап куя иде. Тик ул чабата ике атнага гына чыдый, тиз сүтелеп бетә иде».
Әнисе исә исән калган балалары хакына алны-ялны белми эшли. Фермаларда, ындыр табагында, басуда — авылның иң авыр эшләрен башкара. Кышкы кичләрдә җитен суга, йон эрли, оекбаш-бияләйләр, шәлләр бәйли, кешеләргә киемнәр тегә. Шушы хезмәте белән ул балаларын аякка бастыра, кызларына да өйрәтә.
Авыл хезмәтендә — балачактан үк
Җиденче сыйныфны тәмамлагач, Сәкинә колхозга эшкә чыга. 1955 елда сельпода кечкенә генә ашханә ачылгач, аны шунда эшкә чакыралар. Тынгысыз кыз тиздән авыл пекарнясына күчә: Кадыйрова Зәйнәп апалар белән бергә тәмле, хуш исле авыл ипиен пешерә. Соңрак аны янә ашханәгә пешекче итеп күчерәләр. Ул елларда авыл аша Оренбург—Казан юлы үткәнгә, ашханәләр гөрләп эшләп тора.
Сугыш чоры балалары тормышы, сугыш тәмамланганнан соң, тиз арада хәлләре рәтләнеп китмәсә дә, алар үзләрендә кәефләрен күтәрерлек көч тә тапканнар. «Тормышның бәхетле чаклары да бик күп булды. Ләкин минем: „Кеше яшь вакытта бәхетле була, яшьлек үзе бәхет ул“, — дип әйтәсем килә. Чын бәхет, олы бәхет картайгач кирәк икән. Олы кешегә балалары кайгы-хәсрәт китермәсә, шул бәхет», — ди Сәкинә әби сөйләвен дәвам итеп.
1961 елда Сәкинә үзенең олы мәхәббәтен — Зөфәр Габбас улын очрата һәм алар бергә гаилә коралар. Килен бик уңган, чиста-пөхтә, сабыр була, аны бик яраталар. Биш ел ата-ана йортында яшәгәннән соң, алар үз тормышларын корырга карар кылалар. 1967 елда Амбар урамында, Вәлиәхмәт бабайлар нигезендә үз йортларын төзеп чыгалар һәм күршеләр белән бик тату гомер итәләр. Йортлары һәрвакыт мал-туар белән тулы, бакчаларында яшелчәләр мул уңыш бирә. Сәкинә апаның куллары һәрвакыт эштә: чигә, бәйли, тегә, пешерә.
Кызы Лидия барлык балалары исеменнән болай ди: «Әти-әни йорты — матур хатирәләр, изге уйлар, татлы хыяллар, бәхетле мизгелләр, эчкерсез елмаюлар, шатлык-сөенечләрне үз нигезенә сеңдергән йорт. Әтием Зөфәр, әнием Сәкинә бер-берсен яратып, хөрмәт итеп гомер иттеләр. Гаиләдә без биш бала идек (бер энебез сабый чагында ук вафат булды) һәм һәркайсыбыз әти-әнинең җылысын, кайгыртуын тоеп үстек. Әти бик эшчән, тыныч, игелекле һәм акыллы кеше иде, балаларны, оныкларны бик яратты. Әтинең күз карашы — безнең өчен төп тәрбия иде. Әтиебез 2020 елда бакыйлыкка күчте.
Алар безне намуслы, хезмәт сөючән булырга, хәләл юлдан барырга өйрәттеләр. Һәркайсыбызны матур туйлар белән олы тормышка озаттылар. Үз көчләре белән хезмәт итеп, тапкан хәләл маллары өчен шөкер итеп яшәделәр.

Бүген әниебез Сәкинә балаларының, оныкларының һәм оныкчыкларының уңышларына сөенеп яши. „Мин хәзер бик бәхетле: игелекле балаларым һәм оныкларым бар. Аллаһы Тәгаләгә һәм балаларыма таянам“, — ди ул. Гамәлләрен кылып, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укып яши. Һәр намазында илләребезгә тынычлык, кешеләргә сәламәтлек теләп дога кыла».
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев