Ел саен Вәсил Вәлиҗан улының туган көне уңаеннан үткәрелеп бу чара инде традициягә әйләнеп бара.
Үз нәселләре өчен янып торган, аларның кадерле истәлекләрен саклап тотучы, үзләренең газизләре белән горурланып яшәүче авылдашларыбыз катнашты әлеге чарада.
Конференцияне ачу. Гөлия Таһир кызының кереш сүзе
Беренчеләрдән булып, Гөлия Таһир кызы нинди максат белән җыелганны әйтеп,конференцияне башлап җибәрде. Ул авылыбыз уртасында балкып утыручы мирасханәне булдыруга күп көч куйган Әнвәр Мәхмүт улы,1995 нче елдан башлап экспонатлар җыеп, туплауның башында торган нәтиҗәле хезмәт куйган Салисә апа һәм Хамзә абый Минкаевлар, тарихчы, туган төбәкне өйрәнүче,әлеге музейның җитәкчесе булып,бөтен җанын-тәнен биреп эшләгән Вәсил Вәлиҗан улы турында сөйләп үтте.
Катнашучыларның чыгышлары
Катнашучылардан башлап сүзне Зәйнәп апа Хәсәншина һәм аның кызы - Сания апа Җәмилова алды. Алар әтиләре һәм бабалары Насыйров Хатыйп бабай турында истәлекләр белән уртаклаштылар.
Латыйпова Рәмзия Минвәли кызы үзенең әтисе ягыннан нәсел җепләрен барлады. Аңа кушылып, әнисе Гөлҗиһан апа, апасы Минҗиһан апа, Мусина Әлфия апа да әлеге затлы нәсел турында үз фикерләрен белән уртаклаштылар, төрле вакыйгаларны искә алдылар.
Кабирова Лилия Әнәс кызы үзенең әби-бабалары, әти-әни, туганнары турында гына түгел, сугыш кырында ятып калган, музейда 19 хаты сакланучы әтисенең абыйсы Гайфетдинов Әбелгаяз Нургаяз улы турында да бик эчтәлекле чыгыш ясады. Гөлфирә апа Закирова бик матур итеп Әбелгаяз абыйның хатыннан өзекләр, Рәйсә апа Мусина апасы Лилия,энесе Нилгә атап язган бәетен укыганда кунакларның күзләре яшьләнде. Лилиянең әнисе Рушания апага Мәскәү шәһәрендә ВДНХ да тапшырылган медальне, бәйләгән челтәрен музейга бирүе бик дулкынландыргыч булды.
Үзләренең әби-бабаларының язмышы белән кызыксынып,алар турында гыйбрәтле вакыйгаларны өйрәнеп, Илүзә Әхмәдуллина һәм абыйсы Инсаф Сабиров бик җентекләп әзерләнеп килгән иделәр. Илүзәнең шигырь юллары белән чыгыш ясавын тын да алмыйча тыңладык. Нәсел дәвамчылары: Нуриманның баянда уйнавы, Рамазан белән Сәйдәнең шартлатып үз телебездә шигырь сөйләве нур өстенә нур булды.
Конференциянең идеясен биргән Алсу Ильяс кызы Сабирова белән барлык катнашучыларга рәхмәт әйтеп, Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Йомгаклау өлеше. Чәй табыны һәм дога

Ахырдан Галия Таһир кызы ярдәме белән оештырган чәй табыны артында Сания апа тарафыннан Корьән аятләре укылды. Бергәләшеп кылган догаларыбызны Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылса иде.
Өлкән буын белән беррәттән яшьләрнең бигрәк тә балаларның тарихны, нәселләрен барлавы зур сөенеч! Конференцияне үткәрергә булышкан якыннарыма да ,иганәчелек ярдәме күрсәткән яшь дусларыма да зур рәхмәтләремне җиткерәм! Буыннар чылбыры өзелмәсен, нәселләр дәвам итсен, аларның үткәне өйрәнелеп, киләчәккә тапшырылып барсын иде!
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев