Фактлар һәм комментарийлар рубрикасы буенча яңалыклар
-
9 мең сум штраф түлисе
20 апрельдә балигъ булмаганнар эше буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды, анда полиция төзегән беркетмәләр буенча 8 эш каралды. Архангел Бистәсеннән 17 яшьлек үсмернең әти-әнисе улларының бер мәртәбә исерткеч эчемлек кулланганы өчен 500 сум күләмендә штраф түләячәк, шуңа өстәп иртә җитлеккән улларын күзәтеп бетерә алмаганнары - ата-ана вазыйфасын тиешенчә үтәмәгәннәре өчен...
-
Югалган Өргәнчә кызы табылган
Үткән атнада Әстерхан өлкәсендә (!) 2015 елның 4 февралендә югалган 15 яшьлек Өргәнчә кызы Виктория Никифорова табылган. Ул шул көнне 32 яшьлек Олег Тихонов белән Өргәнчәдә яшәүче әбисе өеннән чыгып киткән булган. Әлегә чаклы аларны Зәй, Түбән Кама районнарында, Самара өлкәсендә күргәләгән булганнар. Балигъ булмаган Виктория бөтен Рәсәйгә эзләүгә бирелгән....
-
Янгында йортка зыян килгән
Бәйрәм көнне, 12 апрельдә район үзәгендә янгын булды - Ленин урамындагы торак йортка зыян килде, анда 73 яшьлек Василий Буйняков гаиләсе яши. Янгын кичке сәгать 4 тә башланды, ут 1983 елда төзелгән йорт верандасында чыга. Ут тиз арада янәшәдә генә урнашкан мунча һәм өй эчен дә чолгап ала. Янгын сүндерүчеләр...
-
Техник караулар бара
2 апрельдә Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе тарафыннан "Кулон" агрофирмасының Красный Октябрь, Черемухово бүлекчәләрендә үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау үткәрелде. Техник карауга 40 тан артык техника куелган иде. Механизаторлар һәм инженер-техник хезмәткәрләр техниканы язгы кыр эшләренә яхшы әзерләгәннәр. Һәр механизаторга аптечка, ут сүндергечләр, ОСАГО полислары бирелгән, срогы чыккан тракторчы-машинист таныклыклары...
-
Кулланучылар саны арта
2014 елда һәм 2015 елның башында Яңа Чишмә РЭЭЧ-дә нинди үзгәрешләр булган, аның җитәкчесе Кадрия Насыйрова безгә шул хакта сөйләде. -Беренчедән, 2015 елның 1 гыйнварыннан бирле Яңа Чишмә РЭЭЧ "Таттелеком" ААҖ-нең Әлмәт ЗУЭС-ка караган Чистай районара электр элемтә челтәре бүлекчәсе булып санала. -Яңа Чишмә электр элемтәсе цехының куәте һәм мөмкинлекләре...
-
Кайбер эшмәкәрләр Мәшгульлек үзәгенә мәгълүматлар бирмиләр
Район прокуратурасы эшмәкәрләр ярдәмендә халыкның мәшгульлеге турында законнарның үтәлешен тикшерде. Нәтиҗәдә, ИЭ О.И. Иванова, Т.А. Черняева, И.Ф. Гибадуллин, И.Т. Гибадуллин, Т.М. Демидованың 2015 елның гыйнвар-февраль айларына Мәшгульлек үзәгенә вакансияләр турында айлык мәгълүматлар тапшырмавы ачыкланды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча югарыда аталган эшмәкәрләргә карата административ җаваплылыкка тарту турында карар чыгарылды, материаллар мировой судка...
-
Социаль пенсияләр һәм айга бер бирелә торган түләүләр (ЕДВ) арта
1 апрельдән социаль пенсияләр күләме һәм айлык түләүләр (ЕДВ) арта. Безнең районда 412 кеше социаль пенсия ала, ул исә 10,3%ка арта. ЕДВ алучылар - 1536 кеше, аның күләме 5,5%ка артып, социаль хезмәт күрсәтүләр җыелмасының бәясе 930 сум 12 тиенгә җитә. Шуның 716 сум 40 тиене - дарулар белән тәэмин итүгә,...
-
Иминлекнең нигезе – үзебезнең кулларда
Кечкенә суднолар буенча дәүләт инспекциясе язгы чорда боз өстендә җәяү йөргәндә һәм боз астыннан балык тотканда куркынычсызлык чаралары һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искәртә.
-
Вакыйгалар хроникасы
Үткән атнада полиция бүлекчәсенең кизү тору часте тарафыннан 25 хәбәр теркәлгән, биш җинаять эше кузгатылган. Саксызлык аркасында үтерү 24 февральдә төнлә Волчья Бистәсенең Матроскин урамындагы йортларның берсендә көч кулланып үтерү билгеләре булган (баш сөяге - баш миенә зыян салып) 2 айлык кыз баланың үле гәүдәсе табыла. Тикшерүләр фаразлавынча, исерек хәлдәге...
-
Ветераннарга – юбилей медальләре
Шушы көннәрдә бөтен ил буйлап ветераннарга "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңү яулауга 70 ел" дип аталган юбилей медальләре тапшыру буенча тантаналы чаралар үткәрелә башлады. Безнең районда барлык авыл җирлекләрендә сугыш ветераннарына, сугышта һәлак булганнарның тол калган хатыннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә тантаналы шартларда 450 юбилей медале тапшырылачак. - Сугыш ветераннарына...
-
төлкеләрне аталар
Көзен һәм кышын район территориясендә төлкеләр ишәю сәбәпле, аларның санын көйләү максатында аларга ау башланды, дип хәбәр итте безгә хайваннар дөньясын саклау бүлеге начальнигы Александр Чебурахтин. -Гыйнвар аенда 25 төлке юк ителгән, - диде Александр. -Шуның 12се котыру авыруына тикшерү өчен республика ветлабораториясенә озатылган. Районда аучыларның өч төркеме булдырылган, төлкеләрне...
-
Игътибар, эзләү!
23 гыйнварда 11 сәгать 07 минутта Яшел Үзәндә Ленин урамында инкассатор табель коралыннан үзенең кулдашының аягына аткан һәм "Фольксваген Амарок" инкассатор автомашинасында 60 млн.сум акча белән билгесез юнәлештә качып китә. Соңрак "Фольксваген" гаражлар янында табыла, тик җинаятьче качып өлгерә. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан Богаченко Игорь Константинович эзләнә, ул 1989 елда туган,...
-
Алексей Мордвинов:“Җинаятьләрне ачу – безнең төп бурыч“
"Яңа Чишмә" полициясе бүлекчәсе начальнигы Алексей Мордвинов белән без хокук тәртибе торышы һәм җинаятьчелек белән көрәш нәтиҗәләре турында сөйләштек. -Алексей Михайлович, гомумән, район буенча оператив торыш ничегрәк? -Анализ күрсәткәнчә, Яңа Чишмә районында отчет чоры дәвамында оператив торыш контрольдә торды. Теркәлгән җинаятьләрнең тулаем саны 138 тәшкил итте, бу үткән ел дәрәҗәсеннән...
-
Җирләнгән урыннары ачыклана
1945 елның 3 сентябреннән 1990 елның 11 июненә чаклы чорда Яңа Чишмә районы территориясендә үлгән һәм җирләнгән Бөек Ватан сугышында катнашучыларның җирләнү урыннары һәм кабер ташларының торышын ачыклау өчен туганнарының хәрби-учетка алу өстәленә җавап кайтаруларын һәм, туган елы, ае, көне, үлгән елы, ае, көнен һәм җирләү урыннарын күрсәтеп, Бөек Ватан...
-
Минималь хезмәт хакы 6420 сумнан ким булмаска тиеш
Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, 2015 елның 1 гыйнварыннан Федераль закон белән Россия территориясендә минималь хезмәт хакы аена 5965 сум күләмендә (ким булмаска тиеш) билгеләнде, дип хәбәр итә. Шул ук вакытта республиканың Хезмәт министрлыгы да исебезгә төшерә: 2014 елның 13 августында Татарстанда ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР Эш бирүчеләр...