Фактлар һәм комментарийлар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Игътибар:кеше югалган
Чирмешәндә яшәүче Абзалов Илнар Ибраһим улын туганнары һәм әнисе эзли. 37 яшьлек ир-ат 3 январь көнне Түбән Кама районының Тоба авылыннан Чирмешәнгә кайтырга дип чыгып китә. Соңгы тапкыр аны шул көнне Түбән Кама районының Ширәмәт авылындагы ашханәдә күрәләр. Илнар Абзаловны күрүчеләр булса, якыннары түбәндәге телефоннар буенча хәбәр итүләрен үтенәләр: 2-23-77...
-
Авыл проблемаларын хәл итеп була
24 декабрьдә Зирекле АҖ территориясендә авыл җирлекләре башлыклары узып баручы елга йомгак ясадылар, үзара салым буенча җыелган акчаларны куллану турында гәпләштеләр. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. Агымдагы елда алты АҖ-дә авыл җирлекләренең проблемалы мәсьәләләрен хәл итү өчен үзара салым җыю буенча референдум үткәрелде (анда суүткәргеч, юллар, урамнарны яктырту һ.б....
-
Алар – сугыш чоры балалары
Әтиләре Зөфәр Бөек Ватан сугышына киткәндә Нәкыя апага 2 яшь дә тулмаган була. Абыйсы Җәүдәт - 6 яшьтә, ә сеңелләре Әлфия әтисе киткәч 6 айдан соң гына дөньяга килә. Зөфәр Сөнгатулла улы Сөнгатуллинга өенә әйләнеп кайтырга насыйп булмый, ул сугыш кырында һәлак була. Әниләре Сәлимә апа балаларын ялгызы тәрбияли. Гомер...
-
ЮТҺ-дә кешеләр һәлак булган
16 декабрьдә кичке сәгать 6лар тирәсендә Яңа Чишмә - Түбән Кама автомобиль юлының район үзәгеннән 5 чакрымында килеп чыккан юл һәлакәтендә 2 кешенең гомере өзелгән. Лада-Гранта һәм Лада-Приора автомашиналарының кара-каршы бәрелешүеннән машина йөртүчеләрнең икесе дә: 53 яшьлек яңачишмәле Миншакир М. Һәм 31 яшьлек архангельлы Николай А. алган җәрәхәтләреннән һәлак булганнар....
-
“Янгынны“ тиз сүндерделәр
Ут кабуга берничә секунд үтүгә завод территориясендә бер хезмәткәр "Янгын" дип кычкырып үтте. Шул ук мизгелдә репродуктордан завод территориясендә һәм аның тирәсендәге поселокта яшәүчеләр өчен завод территориясендә янгын чыгуын хәбәр иттеләр. Янгын чыккан җиргә предприятиенең ут сүндергечләр белән коралланган янгын сүндерү звенолары җыела башлады, тиз арада мотопомпаларны көйләп җибәрделәр. Завод...
-
Иминият оешмасы ОСАГО килешүләре төзүдән баш тартырга тиеш түгел
Автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү килешүләре төзүдә иминият компанияләренең баш тартуы һәм башка килешүләрне тагарга маташулары уңаеннан гражданнардан алынган мөрәҗәгатьләр ешаю сәбәпле, район прокуроры Эдуард Хираҗев түбәндәгеләрне аңлата. Килешү төзү өчен транспорт чарасы хуҗасына иминиятләштерүчегә ОСАГО килешүе төзү турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә һәм тиешле документлар тапшырырга кирәк. Шуның белән бергә...
-
Сертификатлар тапшырылды
30 ноябрьдә - Әниләр көнендә ЗАГС бинасында тантаналы шартларда ана капиталына тагын 3 сертификат бирелде. Сертификатларны РПФ бүлеге начальнигы Лилия Хираҗева тапшырды. Любовь Михайловнаны икенче баласы - кызы Викториянең тууы белән котладылар. - Бу бик үк киң таралган исем түгел - мәгънәсе "җиңү, җиңүче кыз" дигәнне аңлата, без аңа барлык...
-
Сакланганны Ходай саклар
Халыкта "Карак керсә берне ала - янгын булса берни калмый" дигән әйтем бар. Моңа, хәтта, "гомерне дә чикли" дип өсти алабыз. Шундый хәлләр килеп чыкмасын өчен ягу сезоны башланыр алдыннан районда торак йортларда янгын куркынычсызлыгы буенча инструкция белән халыкны таныштыру максатыннан уңышсыз гаиләләргә рейдлар оештырылды.
-
халыкның кертемнәре арта
Район территориясендә булган банкларның юридик шәхесләргә һәм халыкка күрсәтә торган хезмәтләре көннән-көн арта тора.
-
30 елдан соң очрашу
17 ноябрьдә Зирекле авылы халык иҗаты һәм көнкүреше музее кунаклар - Әфганстанда хезмәт иткән Марат Садыйков һәм аның сугышчан дусты - Мәскәү өлкәсе Раменское шәһәреннән килгән Сергей Захаровны кабул итте. Сергей Захаров Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, Раменское шәһәрендә яши һәм эшли, өйләнгән, ике ул тәрбияли.
-
Хокук тәртибе сагында
Һөнәри бәйрәмнәре - РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне алдыннан без Яңа Чишмә РЭЭБ бүлеге начальнигы, полиция майоры Алексей Мордвинов белән очрашып сөйләштек.
-
Пенсия грамоталылыгының бердәм көне
15 октябрьдә, пенсия грамоталылыгының бердәм көнендә бөтен ил буенча укучылар һәм урта махсус уку йортларында белем алучы студентлар өчен пенсия белән тәэмин итү нигезләре буенча дәресләр булып үтте.
-
Ана капиталы – белем бирүгә
-Ана капиталы акчасын баланы укытуга тоту кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелгән дип ишеттем, шул турыда тулырак итеп сөйләгез әле, зинһар. Вера Вәлиуллина, Яңа Чишмә авылы Әлеге сорауга җавапны РПФ бүлеге начальнигы Лилия Хираҗева бирә.
-
Мөрәҗәгатьләр игътибарсыз калдырылмый
Район авыл җирлекләрендә август-сентябрь айларында узган халык җыеннары барышында гражданнардан телдән һәм язма 464 мөрәҗәгать кергән. Аларның барысы да район җитәкчелеге контроленә алынган һәм шуларның бер өлеше инде тормышка ашырылган. Барлык мөрәҗәгатьләрнең 380е байтак кына финанс чыгымнары таләп итүче булып тора һәм алар 3 елга бүлеп язып куелган. 29 сорауны...
-
Алкоголизм – тормышыбыз афәте
Хәзергесе вакытта районда 8 яшүсмер (шуның дүртесе кыз балалар) исерткеч эчемлекләр куллану (мавыгу) сәбәпле профилактик исәпкә куелган. Балаларны бу зыянлы мавыгудан ничек саклап калырга соң? Шушы сорауның җавабын РҮХ табибы - психиатр-нарколог Фәридә Сабирова белә.