Республикада рубрикасы буенча яңалыклар
-
Юрист Татарстан җитәкчесе атамасы турында: Карар тарихи традицияләргә җавап бирә
Төбәк җитәкчесенең яңа атамасы турында Татарстан Дәүләт Советы депутатлары тәкъдим иткән карар законнарда каралган тарихи, милли һәм башка традицияләргә җавап бирә. Бу хакта «Татар-информ»га бүген Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе башкарма комитеты рәисе Тимур Какохо хәбәр итте.
-
Минтимер Шәймиев Татарстанның югары вазифаи заты өчен «Рәис» атамасын хуплады
Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Советы Киңәшчесе Минтимер Шәймиев депутатлар республика җитәкчесе вазифасына тәкъдим иткән яңа атаманы кабул итәргә өндәде. Бу хакта ул бүген алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышында сөйләде.
-
Депутатлар «Татарстан Республикасы Рәисе» атамасын хуплады
Бүген Татарстан депутатлары республика җитәкчесенең яңа атамасын хуплаган карарны кабул итте. ТР Конституциясенә Татарстанның югары вазифаи заты атамасын үзгәртүне күздә тоткан төзәтмәләр белән закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Иң югары вазифаи зат «Татарстан Республикасы Рәисе» дип аталачак.
-
«Татарстан Рәисе» атамасы билгеләнгән очракта яңа сайланган затка гына кулланылачак
«Татарстан Рәисе» атамасын яңа сайланган вазифаи затка карата гына куллану тәкъдим ителә.
-
Татарстанның халык артисты Рамил Курамшин вафат
Музыкантка быел 75 яшь тулган иде.
-
Россия Федерациясе Конституциясе көне белән!
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан котлавы
-
«Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә нәшер ителгән газета-журналларга язылучы яңачишмәлеләрнең кар чистарту машинасын оту мөмкинлеге бар
«Татмедиа» басмаларына язылу ункөнлеге старт алды.
-
Татарстанда 553 804 кеше ГТО нормативларын тапшырды
Татарстанда ярты миллион – 553 804 кеше «Хезмәт һәм оборонага әзер» («Готов к труду и обороне») комплексы нормативларын тапшырды. Алардан 82 132 кеше нормативларны алтын значокка тапшырган, 102 696 кеше көмеш билге алган, ә 106 013 кеше – бронзаны.
-
Татарстанда 2022 елда «Демография» илкүләм проектына 6,5 млрд сум юнәлдереләчәк
Сумманың зур өлеше – 6,2 миллиард сумы – балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелә, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы. Балалар тәрбияләүче гаиләләрнең аерым категорияләренә айлык һәм бер тапкыр бирелә торган түләүләр каралган.
-
Рөстәм Миңнеханов: «“ТАТМЕДИА“ медиакомпаниясен оештыру – дөрес карар булды»
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятен 15 еллыгы белән котлады.
-
2022 елда Татарстанда бизнеска ярдәм итү өчен 4,5 млрд сум юнәлтелгән
Быел Татарстанда «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Аның нигезендә эшмәкәрләргә ел башыннан барлыгы 4,5 миллиард сумлык ярдәм күрсәтелгән.
-
Татарстанда урманнарны торгызуга федераль бюджеттан 89,5 млн сум бүленгән
2022 елда, «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында, Татарстанда урманнарны саклау буенча төбәк проектын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан 111,5 миллион сум бирелгән. Бу акчаның 89,5 миллион сумы урманнарны торгызу эшләренә тотылачак, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы.
-
Казанда «Күңел» радиосының 25 еллык концертында Дәниф Шәрәфетдинов җырлаячак
«Күңел» радиосы бер көндә бер еллык хис-тойгыларга бай булган онытылмас мизгелләр бүләк итәргә әзер», - диде Лилия Мәхмүтова.
-
Алексеевскида ясалма бозлы, өсте ябулы шугалак төзелеше төгәлләнеп килә
Быел Татарстанның Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә ясалма бозлы, өсте ябулы шугалак төзелеше төгәлләнәчәк. Бу эшләр «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
-
Татарстанда «Форум лигасы» Студентлар белем бирү форумы башлана
Дүшәмбе көнне, 15 августта, Татарстанда «Форум лигасы» Студентлар белем бирү форумы башлана. Анда илнең 58 төбәгеннән 1,2 мең урта һөнәри һәм югары уку йортлары студентлары җыелачак, дип хәбәр итә оештыручылар.