Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Республикада

Татарстан 2025 елда тормыш сыйфаты буенча иң яхшы биш төбәккә керде

Татарстан Республикасы 2025 ел йомгаклары буенча тормыш сыйфаты рейтингында лидерлар бишлегенә керде. Бу хакта Стратегик инициативалар агентлыгының генераль директоры Светлана Чупшева күзәтчелек советы утырышында хәбәр итте.

Агентлык мәгълүматларына караганда, быел тормыш сыйфаты буенча рейтингта иң югары урыннарны Мәскәү, Санкт-Петербург, Төмән өлкәсе, Татарстан һәм Сахалин өлкәсе яулады.

Светлана Чупшева билгеләп узганча, рейтинг төзегәндә статистик мәгълүматлардан тыш, якынча 345 мең кеше катнашындагы сораштырулар да исәпкә алынган. Аерым сораштырулар яшьләр, күп балалы гаиләләр һәм инвалидлар арасында үткәрелеп, социаль ярдәм чараларының нәтиҗәлелеге бәяләнгән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев