Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Республикада

Яшел Үзәндә «Магнит» склады түбәсе ишелгән урында зыян күрүчеләрне эзлиләр

Бүген Яшел Үзәндә «Магнит» склады түбәсе ишелгән. Хәзер хәрабәләр астында калырга мөмкин булган зыян күрүчеләрне эзлиләр, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Склад администрациясе мәгълүматы буенча, бинадан 29 кеше үзләре чыгып котыла алган, ә җимерелгән мәйдан башта әйтелгән 100 кв. метр урынына 540 кв. метрны тәшкил итә.

Хәзер коткаручылар хәрабәләрне аралый, ә алар астында калырга мөмкин булган кешеләрне эзләү өчен кинологлар җәлеп ителгән.

«Фаҗига урынында шәхси составтан 98 кеше һәм 31 берәмлек техника, шул исәптән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 66 кеше һәм 18 берәмлек техника эшли. Хәзер кешеләр булу-булмауны ачыклау өчен эзләү-коткару эшләре бара», — дип хәбәр иткән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Марат Гомәров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев