Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Республикада

Торак-коммуналь хуҗалык өчен түләүне 2028 елның мартына кадәр арттырмаска тәкъдим итәләр

2026 елга индекслар Россия хөкүмәте карары белән расланган инде.

Дәүләт Думасында коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне арттыруга мораторий кертү тәкъдим ителде. Закон проекты дүшәмбе көнне парламент каравына кертелер дип көтелә, дип хәбәр итә «РИА Новости».

Документ нигезендә, 2026 елның 1 мартыннан 2028 елның 1 мартына кадәр торак-коммуналь хезмәт тарифларын арттыру тыела. Әгәр инициатива хупланса, бу чорда гамәлдәге индекслар кысаларында да түләүләр арттырылмаячак.

Хәзерге вакытта РФ Торак кодексы коммуналь түләүләрне төбәккә карап билгеләнгән чик индекслары кысаларында арттырырга рөхсәт итә. 2026 елга индекслар Россия Хөкүмәте карары белән расланган инде.

Инициатива авторларының берсе, Дәүләт Думасы депутаты Юрий Афонин, мораторий ТКХ өлкәсендә хәлне тотрыкландырырга һәм гражданнарга финанс йөкләнешен киметергә ярдәм итәчәк, дип белдерде. Аның сүзләренчә, бу чара бигрәк тә азкеремле гаиләләр, пенсионерлар һәм социаль яктан яклауга мохтаҗ кешеләр өчен мөһим

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев