Система кысаларында Яңа Чишмә Картлар йортындагы караучылар һәм сиделкалар өчен «Карау мәктәбендә» даими рәвештә укулар уздырыла
Яңа Чишмә интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучы һәр кеше өчен шәхси план буенча озак вакытлы карау системасы кулланыла. Бу - кешенең тормыш сыйфатын саклап калырга мөмкинлек бирүче чаралар комплексы: карау, тернәкләндерү, социализация, психологик ярдәм һәм башка төр ярдәм күрсәтү. Интернат-йорттта яшәүче барлык кеше ( 50 ) типлаштырылган, ягъни карау төре буенча төркемнәргә бүленгән. Типлаштыруның мәгънәсе кешенең теге яки бу тәрбиягә мохтаҗлыгын бәяләүдән тора.
Сиделкалар һәм караучылар аз мобильле һәм мобиль булмаган кешеләрне карауны башкаралар. Моны дөрес эшләү өчен, аларга «Карау мәктәбе»ндә даими рәвештә укулар уздырыла - бу интернатта гамәли дәресләр, «Картлык-шатлыкка булсын» БФ вебинарлары. Шулай ук карау ысулларын ачык итеп күрсәткән махсус стенд булдырылган (кырындыру, чәч алдыру, гигиена, позицияләштерү һ.б.). Озак вакытлы карау системасы буенча да стенд бар. Анда әлеге система буенча чаралар планы, аз мобильле һәм мобиль булмаган социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән урамда йөреп кайту графиклары, Картлар йортында яшәүчеләрне ял вакытында сүрәтләгән фоторәсемнәр.
«Өлкән яшьтәге кешеләрне озак вакытлы карау программасы тормышка ашырыла гына башлады һәм алда әле шактый эш көтә. Һәм без аны мөмкинлекләре чикләнгән кешенең тормыш сыйфаты максималь югары булуын гарантияләр өчен гамәлгә кертергә һәм шуннан яхшы нәтиҗәгә ирешергә тиеш. Без андый кешенең мөстәкыйльлеге һәм аның үз - үзенә карата планнарын тормышка ашыру өчен барлык кирәкле шартларны тудырырга, аның абруен саклап калырга тиеш», - диде интернат директоры Залина Лизунова.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев