19 гыйнвар 2012 яңалыклары
-
Бик шәп механизатор
Бу атнада "Әхмәтвәлиева Г.Г." КФХ механизаторы Мирза Гали улы Сатдаров үзенең юбилеен - 55 яшь тулуны билгеләп үтте. Мондый кешеләр турында: "Кайда туган, шунда кирәк булган", диләр. Мирза 40 елдан артык туган җирендә тракторчы булып эшли һәм эшен намус белән тырышып башкара. Евгений СТАРОВ
-
Яңалыклар 20 гыйнвар 2012 ел
Яңа билгеләнү Район башлыгы ризалыгы һәм Россия Саклык банкының Чистай бүлеге управляющие фәрманы белән Саклык банкының Яңа Чишмә өстәмә офисы мөдире итеп ЗАЙЦЕВА Мария Николаевна билгеләнде. Ул 1989 елда Архангел Бистәсендә туган, югары белемле, 2010 елда Казан икътисад, идарә һәм хокук институтының икътисад факультетын тәмамлаган, бу эшкә билгеләнгәнче шул ук...
-
Техник карауның яңа тәртибе
"Транспорт чараларына техник карау һәм Рәсәй Федерациясенең кайбер законнарына үзгәрешләр кертү турында"гы Федераль закон нигезендә яңа елның 1 гыйнварыннан техник карау үткәрү вәкаләтләре ЭЭМ-нан шәхси оешмаларга күчерелде. Вәкаләтләрнең алмашынуы автомобиль йөртүчеләрне борчымаска тиеш. Алар өчен яңалык бер - ОСАГО полисы алганда хәзер техник карауның үткәнлеге хакында талон күрсәтәсе, полис исә...
-
Елга - нәтиҗә
Районда физик культура, спорт һәм туризмны үстерү, яшьләр сәясәтен тормышка ашыру турындагы отчет белән "Олимп" УСЗда үткәрелгән активлар җыелышында башкарма комитетның шушы бүлек начальнигы Ольга ЛАВРЕНТЬЕВА чыгыш ясады. Аның чыгышында 2011 елдагы эшләргә анализ ясалган. Физкультура-массакүләм эшләргә барлыгы 621 мең сум акча сарыф ителгән, районда штатта 31 физкультура хезмәткәре исәпләнә....
-
Йомгак ясалды
13 гыйнварда башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк рәислегендә уздырылган Яңа Чишмә муниципаль районының эпидемиягә каршы санитария комиссиясе утырышында 2011 елгы эшкә йомгак ясалды. Үткән ел районда йогышлы һәм паразитлар тарата торган 895 авыру очрагы теркәлгән. ОРВИ һәм грипптан кала, 169 кеше авыраган (2010 елда -152). ОРВИ хисабына авырулар саны...