7 июнь 2012 яңалыклары
-
Бәйрәм белән, яңачишмәлеләр!
Муниципаль район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлеге сәяси советы секретаре Вячеслав Козлов һәм башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов барлык яңачишмәлеләрне бүген билгеләп үтелүче Социаль хезмәткәрләр көне, 11 июньдә Яңа Чишмәдә узучы Сабантуй бәйрәме һәм 12 июньдә билгеләп үтеләчәк Рәсәй көне белән котлыйлар. Котлауда социаль хезмәткәрләр әһәмиятле иҗтимагый эш башкаралар,...
-
Балалар мәйданчыклары эшли башлады
1 июньдә ачылган 23 балалар мәйданчыгы, хәзер, каникул башлангач, балалар белән гөр килеп тора. Алар уйныйлар, сәламәтлекләрен ныгыталар, аралашалар. Мәйданчыклар "Балачак утравы" проектын тормышка ашыру кысаларында җиһазланган. Проектның гомуми бәясе - 6,9 млн. сум, шуның 2,76 млн. сумы "Аҗаган" клубы откан грант акчасы, 2,07 млн. сумы - район бюджетыннан бирелгән,...
-
Һәркем үз өлешен кертә
Ел саен 2000 елдан алып 8 июньдә без һөнәри бәйрәмебез - Социаль хезмәткәрләр көнен билгеләп үтәбез. Социаль хезмәткәрләр - гражданнарга тиешле ярдәм күрсәтү буенча эшләрне оештыручы, авыр хәлләргә юлыккан кешеләргә шул хәлдән чыгу юлларын эзләүдә үзләренең барлык көчләрен бирүче кешеләр алар. Кызганычка каршы, соңгы елларда катлаулы тормыш авырлыкларына юлыгучы кешеләр...
-
Кайда туган, шунда ярап куйган
Бүген, 8 июнь көнне, гомеренең яртысыннан артыгын Яңа Чишмә газ хезмәте начальнигы булып эшләгән Иван Сыров 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шушы вакыт эчендә газ участогы күпләргә үрнәк булды, биредә газчыларга эшләү һәм ял итү өчен бөтен шартлар тудырылган. Евгений СТАРОВ Иван 1952 елны Яңа Чишмәдә гади хезмәтчәннәр гаиләсендә дөньяга...
-
Кешеләр турында кайгыртып
"Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаиләләргә һәм аерым гражданнарга төрле төр социаль ярдәм күрсәтү буенча оештыру һәм практик эшчәнлек алып баручы учреждение. Үзәк структурасында 2 бүлекчә: өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү һәм гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәләре. Өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә 22 социаль хезмәткәр, 3...
-
«Балачак чикләр белми»
30 майда Петропавел урта мәктәбе базасында Балалар иҗат үзәге шушы исемдә аталган район фестивале оештырды. Монда иң яхшы мәктәп отрядлары, район һәм республика конкурсларында җиңүчеләр килгән иде. Фестиваль ачык һавада, матур флажоклар һәм шарлар белән бизәлгән мәйданчыкта үтте. Тирә-юньдә бәйрәм рухы хөкем сөрде, балалар җырлары яңгырады. Мәйданчыкка керү юлында кунакларны...