9 апрель 2013 яңалыклары
-
Районыбызны чистарак һәм ямьлерәк итик
(район башлыгы В. Козловның район халкына мөрәҗәгате)
-
Сынау имтиханнарын ничек биргәнннәр
26 һәм 27 мартта укучылар Яңа Чишмә урта мәктәбе һәм Яңа Чишмә гимназиясендә математикадан БДИ (ЕГЭ) һәм рус теленнән ДЙА (ГИА) - имтихан (репетиция) тапшырып карадылар. БДИ буенча 107, ДЙА буенча 196 укучы үз белемнәрен тикшереп караса, процедураны оештыручылар бу җаваплы рольдә тәҗрибә тупладылар.
-
Һәркемнең таланты ачылды
Район үзәгендә "Талантлылар үз арабызда" дип аталган иҗат отчетларының беренче көнендә тамашачылар байтак җыелган иде. Ул көнне Яңа Чишмә авылындагы мәктәп коллективлары чыгыш ясады, алар өчен җан атарга туганнары, дуслары, танышлары күп санлы укучылары килгән иде. Башлангыч мәктәп педагоглары башлап җырлаучы солистка Ольга Волгутова белән "Матушка Россия" җыры белән иҗат...
-
Тамашачыларны сөендерделәр
Акбүре авылыннан үзешчән сәнгать коллективы авыл җирлекләре арасында соңгысы булып үзләренең яңа Мәдәният йортында чыгыш ясады. Концерт бик күңелле һәм эчтәлекле булды. Мәдәният йорты фойесында тамашачылар концертка чаклы укучыларның Казан шәһәрендә узачак Универсиадага багышлап ясаган рәсемнәреннән оештырылган стенд карый алдылар. Жюри әгъзалары өчен иҗат отчетының альбом - презентациясен хәзерләгәннәр. Авыл...
-
Фестивальдә булдылар
2 апрель көнне Чаллы Башы халык театры Түбән Кама шәһәрендә үткәрелгән ХIII Республика "Идел-Йорт" халык театрлары фестивалендә катнашты. Алар Т. Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры бинасында Т. Миңнуллинның "Саташу" исемле 2 пәрдәле драмасын күрсәттеләр. Жюри әгъзаләре (6 кеше) спектакльне югары бәяләде. Чаллы Башы халык театры мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты...