18 апрель 2013 яңалыклары
-
“яхшы кәеф гомерне озайта”
"Олимп" УСЗ да "Яхшы кәеф гомерне озайта" дигән лозунг астында Яңа Чишмә авыл җирлекләре арасында Спартакиада булып узды (оештыручылары -Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белән БЯСМ). Ул халыкны спорт белән шөгыльләнүгә тарту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм районда иң яхшы спортчыларны ачыклау максатыннан үткәрелде. Спартакиадада барлыгы 14 команда (Акъяр,...
-
Игелеккә чикләр юк
Тубылгы Тау авылында элеккеге колхоз фатирында өч бертуган, балачактан инвалид (гарип) Гөлфруз, Гөлҗиһан, Галия Дәүләтшиналар гомер кичерә. Яшәү шартлары бик начар, тормыш хәлләре авыр булганга бу әбиләрне Картлар йортына урнаштыру мәсьәләсе килеп баса. Тик аларның үз нигезләреннән аерыласылары килми, "соңгы сулышыбызны да шунда алсак иде", диләр. Аларның тормыш шартларын (өй...
-
Җырлыйлар да, эшлиләр дә
11 апрельдә РМЙ сәхнәсендә чыгыш ясаучылар "җырчылар да, биючеләр дә, сәнгатьчә укучылар да, режиссерлар"да түгел, ә район үзәгендәге 17 оешма вәкиленнән тупланган яңа үзешчән сәнгать артистларыннан торган ике җыелма труппа иде. Халык арасында шундый фикер яши, янәсе бухгалтерлар, икътисадчылар, финансистлар үз һөнәрләре һәм характерлары белән сәнгатьтән ерак һәм бу аларның...
-
1985 елда безнең газета ниләр турында язган
1985 елның 19 гыйнвары: "Хезмәт коллективларында һәр җирдә дә сайлау алды җыелышлары үткәрү дәвам итә, анда ТАССР һәм РСФСРның Югары Советына, халык депутатларының җирле Советларына лаек дип танылган вәкилләрнең исемнәре әйтелә". "Өч меңенчеләр слеты" язмасы: «Безнең районда өч мең килограммнан артык сөт сауган савымчылар слеты булып узды. ХХ партсъезд исемендәге,...
-
Уңай эшләр байтак, тик кимчелекләр дә юк түгел
Районның авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре белән үткәрелгән киңәшмәдә икътисадый күрсәткечләр нисбәтеннән хуҗалыкларның эшчәнлегенә анализ ясалды, бу хакта район авыл хуҗалыгы идарәсенең икътисадый мәсьәләләр буенча консультанты Энҗе Шәйдуллинна мәгълүмат бирде.