16 декабрь 2014 яңалыклары
-
Алты “условник“ ирегеннән мәхрүм
2014 елда уголовный-башкару инспекциясе исәбе буенча ирегеннән мәхрүм ителмичә 110 кешегә төрле җәза билгеләнгән иде. Суд йөкләгән шартларны, җәза үтү тәртибен үтәмәгән, җәмәгать тәртибен бозган өчен уголовный-башкару инспекциясе тарафыннан шартлы рәвештә хөкем ителгән 8 кешенең җәза срогы озайтылды, хөкем ителгән 9 кешегә өстәмә бурычлар йөкләнде, берсенә шартлы хөкем ителү карары...
-
“Янгынны“ тиз сүндерделәр
Ут кабуга берничә секунд үтүгә завод территориясендә бер хезмәткәр "Янгын" дип кычкырып үтте. Шул ук мизгелдә репродуктордан завод территориясендә һәм аның тирәсендәге поселокта яшәүчеләр өчен завод территориясендә янгын чыгуын хәбәр иттеләр. Янгын чыккан җиргә предприятиенең ут сүндергечләр белән коралланган янгын сүндерү звенолары җыела башлады, тиз арада мотопомпаларны көйләп җибәрделәр. Завод...
-
Иҗатта якты юл...
Чистай шәһәренең 2 нче номерлы гимназиясендә яшүсмерләрнең Кояш Тимбикова исемендәге фәнни-эзләнүле III төбәкара укулары булып узды. 9 секция эшләде. II турга узып, Чаллы Башы урта мәктәбе данын өчәү якладык. Катнашучылар арасында иң кечесе булган VI сыйныф укучысы Ралия Сәлахова - "Шигърият", VII сыйныф укучысы Илүсә Галәветдинова - "Туган якны өйрәнү"...
-
“Данлы геройлар исеме“
10 декабрьдә Петропавел Бистәсе китапханәсендә узган "Данлы геройлар исеме" дип аталган дәрестә Советлар Союзы, Россия һәм Татарстан геройлары турында сөйләделәр. Дәрес авыл мәктәбенең югары сыйныф укучылары катнашында үтеп, истәлекле мөһим даталар: 3 декабрьдә Билгесез солдат көне, 9 декабрьдә - Ватан Геройлары көне, 25 декабрьдә Әфганстанга совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын кертүгә...
-
Өч көндә – 200гә якын абунәче
"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы редакциясе районның почта хезмәте белән берлектә 9 декабрьдән 11 енә чаклы Абунәче көне үткәрде, ул уңышлы чыкты. Шушы өч көн эчендә 200гә якын абунәче район газетасына язылды. Шушы көннәрдә газетага язылучылар өчен 11 декабрьдә почта элемтәсенең район бүлегендә редакциядән призлар уйнатылды. Абунәчеләр саны 200 чамасы булса...
-
“Район чибәре - 2014“
Үткән җомгада РМЙ-да районның яшь тугыз чибәре матурлык конкурсында "Район чибәре-2014" исеме өчен көч сынашты. Авыл җирлекләреннән килгән мәктәптә укучы кызларны хупларга туганнары, дуслары һәм район халкы килгән иде. Компетентлы жюри әгъзалары катнашучыларны түбәндәге критерийлар буенча бәяләделәр: эрудиция, аралашучанлык, сәхнәдә үз- үзеңне тоту, иҗади сәләт, пластика, музыкальлек һәм сөйләм сәнгате....