Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Янгынны“ тиз сүндерделәр

    Ут кабуга берничә секунд үтүгә завод территориясендә бер хезмәткәр "Янгын" дип кычкырып үтте. Шул ук мизгелдә репродуктордан завод территориясендә һәм аның тирәсендәге поселокта яшәүчеләр өчен завод территориясендә янгын чыгуын хәбәр иттеләр. Янгын чыккан җиргә предприятиенең ут сүндергечләр белән коралланган янгын сүндерү звенолары җыела башлады, тиз арада мотопомпаларны көйләп җибәрделәр. Завод...

    Ут кабуга берничә секунд үтүгә завод территориясендә бер хезмәткәр "Янгын" дип кычкырып үтте. Шул ук мизгелдә репродуктордан завод территориясендә һәм аның тирәсендәге поселокта яшәүчеләр өчен завод территориясендә янгын чыгуын хәбәр иттеләр.
    Янгын чыккан җиргә предприятиенең ут сүндергечләр белән коралланган янгын сүндерү звенолары җыела башлады, тиз арада мотопомпаларны көйләп җибәрделәр. Завод территориясеннән эшчеләр чыгарылды, коткаручылар һәм санитарлар звенолары бөтен объектларны тикшереп чыктылар: анда кешеләр калмавына инандылар, химик разведка звеносы да эшкә кереште, чөнки складларда шартлагыч матдә - аммиак саклана. Ут янгын сүндерүчеләр килгәнче үк сүндерелде, алар исә сигнал килгәннән соң 10 минут эчендә янгын чыккан җиргә килеп тә җиттеләр.
    10 декабрьдә "Просто молоко" УК ҖЧҖ-нең Яңа Чишмә филиалында (КМС заводы) шундый өйрәнүләр узды. Янгын куркынычсызлыгы буенча пландагы өйрәнүләр Татарстанның ГТХМ хезмәткәрләре булышлыгы һәм контроле астында үтте.
    -Һава торышы тотрыклы салкынаю сәбәпле, производство объектларында ут кабу очракларын кисәтү максатында персоналның гамәлләренә тикшерү чарасы үткәрү карары кабул ителде, - дип сөйләде безгә завод директоры Федор Бурчин. -Заводта гадәттән тыш хәлләр туа калса, иң мөһиме - предприятие хезмәткәрләрен һәм поселокта яшәүчеләрне коткару. Шуңа күрә, кешеләрне эвакуацияләү өчен без аларга хәбәр итәргә тиешбез. Хәбәр итү - чаң кагу чаралары - бу янгын чаңы һәм репродуктор. Бөтен командалар да диспетчерлык пунктыннан бирелә. Завод территориясе видеокамералар белән җиһазланган, бу исә чыккан утны тизрәк күрергә ярдәм итә. Предприятие янгын сүндерү инвентарьлары белән дә җиһазланган, ут сүндерүчеләр, гидрантлар, помпалар җитәрлек күләмдә, 4 звено оештырылган, алар бар да өйрәнүдә катнашты.
    -Тревога вакытында кешеләрнең эш итүенә кисәтүләр булдымы?
    Бу сорауга әлеге Идарәче компаниянең икътисадый куркынычсызлык бүлеге баш белгече Михаил Титов җавап бирде:
    -Әлеге чара җитешсезлекләрне ачыклау өчен генә үткәрелмәде, төп максат - кешеләрне мөмкин булган хәлләргә өйрәтү һәм хәзерләү. Бүгенге "янгынны" сүндергәнгә караганда без көчәйтеп кенә җибәрдек. Бу өйрәнүләр кешеләргә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу ихтималы турында искә төшерү һәм аларның моңа әзер булуларын искәрү иде. Төп игътибар - яңа ел бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре эш урыннарында гына түгел, ә өйдә дә үтәлергә тиеш: петардалар, шапылдавыклар, шәмнәр, төзек булмаган гирляндалар, чыршының сумалалы ботаклары янгын килеп чыгу сәбәпләре булырга мөмкин.
    Әлеге теманы Яңа Чишмә районы буенча ГТХМ Идарәсе бүлеге начальнигы Рәшит Кыямов дәвам итте:
    -Янгын вакытында утны оешмадагы хезмәткәрләр ярдәмендә дә сүндерергә мөмкин, тик алар гомеренә куркыныч янамаганда гына. Бу очракта мондый куркыныч юк иде. Иң мөһиме тиешле хезмәтләргә үзвакытында хәбәр бирү кирәк, вакыт азрак үткән саен, ут та тизрәк сүндереләчәк. Бүген барысы да нормага сыешты: 11:04 тә без ут кабу турында сигналны алдык.
    -Бу пландагы чара идеме, сез ничек уйлыйсыз, эчке сәбәпләр аркасында туган өйрәнүләр булса да кешеләр шулай ук тиз эш итәр иделәрме икән?
    -Һичшиксез, вакыт аермасы берничә минут кына булыр иде, әмма икенче яктан караганда, барысы да кеше факторыннан тора, күпчелек кешеләр, киресенчә, ашыгыч очракларда тизрәк һәм төгәлрәк эш итәләр. Моңа үзем дә күп тапкырлар инанганым булды,
    Лариса ФЕДОРОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: