21 август 2015 яңалыклары
-
Күркәм эш
Җәйге чорда Студенец елгасын чистарту буенча шактый эш башкарылды: ауган агачлар алынды, агымны тоткарлаган таллар кисеп, җыелды. Елга ярында яшәүче район үзәге кешеләренең дә байтагы үз участокларын тазарттылар. Әйтик, Октябрь урамындагы 43 нче йортта яшәүче Логиновлар гаиләсе бу эштә актив катнашты. "Козлов В.А." КФХ-да тракторчы булып эшләүче Александр, хатыны Вера...
-
Сәхәбиевлар гаиләсе сынатмый
Комбайнчылар арасындагы хезмәт ярышы алдынгылары арасында "Яңа Чишмә" а/ф-ның Әдәмсә бүлекчәсе комбайнчысы Илнар Сәхәбиев та бар. Урып-җыю эшләре башланганнан бирле ул үзенең "Лексион-560" комбайнында 10891 центнер бөртек суктырган (18 августка). Комбайнда ул үзе җиденче сезон эшли, ә урып-җыю эшләре тәмамлангач КамАЗ-га утыра. -Башта мин Түбән Камага киткән идем, әмма шәһәр...
-
Соцпакетмы әллә акчамы: уйланырга вакыт бар әле
"Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартыргамы, дарулар сайларгамы?" - бу сорау беренче карашка федераль дәрәҗәдә ташламадан файдаланучы һәркем өчен катлаулы күренергә мөмкин. Яңа Чишмә районында барлыгы 1517 ташламачы яши, шуларның 612-сен бу сорау борчымый - алар социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланалар, баш тартучылар күбрәк - 905 кеше (59,7%). Хөкүмәт ай саен дарулар...
-
45 елдан соң очраштылар
2015 елның 15 августында Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда Зирекле урта мәктәбен 45 ел элек тәмамлаган (1969-1970 уку елы, 19 нчы чыгарылыш) 10 "а" сыйныфы укучылары очрашты. Очрашуга 24 кеше килде, шул исәптә 9-10 сыйныфларда сыйныф җитәкчеләре булган Хәлиуллина Рәмилә Кашап кызы да бар иде. Беренче укытучылары Төхфәтуллина Мәрьям...
-
Ындыр табагында һәрчак тәртип
Урып-җыю чорында ындыр табакларында һәрвакыт киеренкелек хөкем сөрә. Әдәмсәдә үлчәүчеләр Гөлфирә Фәттахова белән Гөлүсә Гатауллина үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар. Урак башланганнан бирле Әдәмсәдәге ындыр табагына 26300 центнер ашлык кайткан, бер кат эшкәрткән 18 мең центнер ашлык: арыш, көзге бодай һәм арпа элеваторга озатылган. 5500 центнер бөртек чистартылып калибрланган, сортларга...
-
Яңа паркка нигез салына
Татарстанның барлык шәһәрләрендә һәм районнарында президентның "Парклар һәм скверлар" дип аталган республика программасы киң колач алып тормышка ашырыла, аларның күбесендә татарстанлылар инде рәхәтләнеп ял итәләр, күңел ачалар. 14 августта Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада яңартылган парк һәм Г. Тукай исемендәге китапханәне ачу тантанасында катнашты. Парк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов...