22 октябрь 2015 яңалыклары
-
Түләү кемгә тиешле
Сорау: 80 яшенә җиткән һәм аннан өлкәнрәк хезмәткә яраксыз граҗданнарны караган өчен ай саен компенсация (1200 сум күләмендә) тиешме?
-
Алты район арасында – беренче
2015 елның 9 аенда Яңа Чишмә районында исерткеч эчемлекләр сату күләме җан башына 10,5 литр тәшкил иткән (2014 елның 9 аендагы күрсәткечкә карата 99%). Бу күрше 6 район арасында беренче урында дигән сүз. Бу нисбәттән район республиканы да (10,2 литр) узып киткән, анда сату 5%ка кимегән. Күрше 6 районда да...
-
Сәләтле балалар ишәя
Кичә, 21 октябрьдә, Балалар сәнгать мәктәбендә беренче сыйныфка багышлау тантанасы булып үтте. Быел Яңа Чишмә БСМ-нә 68 бала беренче сыйныфка кабул ителгән. Шуларның күпчелеге - 27 бала хореография классын сайласа, 20 укучы сәнгать классына кергән. Алты бала соло җырларга, бишәр бала гитара һәм тынлы уен коралларында, өч бала фортепиано һәм...
-
Чернышевский урамыннан беренче күпергә чаклы тротуар салынды
Юлның шушы арасын үтүнең ничек хәвефле булуын җәяү йөрүчеләр генә аңлагандыр. Нигездә, укучы балалар җәяү йөри. Хәзер әти-әниләр бераз тынычлана алалар - безнең өчен дә, алар өчен дә асфальт түшәлде, тротуар автомобиль юлыннан бордюрлар белән аерып алынды: хәзер машиналар анда керә алмый, димәк, юллары имин булачак.
-
Студенец аша яңа күпер төзеләчәк
Хәзер зур машиналарда Мишеньга әйләнеп - май заводына илтүче юлдагы күпер аша гына үтеп була, чөнки Алексеевск юл төзүчеләре авария хәленә килгән иске күперне сүттеләр.
-
Район бюджетын кем ничек тулыландыра
2015 елның 9 аенда район бюджетына 114,8 млн.сум күләмендә салым һәм салымныкы булмаган керемнәр кергән, ә түләүсез керемнәрне (субсидияләр, дотацияләр) исәпкә алып тулаем керемнәр күләме 393,1 млн.сум тәшкил иткән. "Керемгә карап салына торган" салым Район бюджетына һәм АҖ бюджетына керә торган төп салым булып физик затларның керемнәренә салына торган салым...