27 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Иң изге бәйрәм
24 ноябрьдә Шахмай авылы мәдәният йортында «Әни – изге исем» дип исемләнгән бәйрәм концерты уздырылды, дип хәбәр итте редакциягә Шахмай авылы мәдәният йорты җитәкчесе Резидә Абдуллина.
-
Гаиләнең иминлеге – аның ныклыгында
«Гаиләләр нык булса – илебез дә көчле булыр!» – бу буш сүзләр түгел. Өйләрендә мәхәббәт һәм үзара аңлашу хөкем сөргән гаиләләр генә авырлыкларны җиңеп чыгуга сәләтле. Кызганычка каршы, күп гаиләләрдә ата-аналар һәм балалар арасында бер-берсен аңламау проблемасы бар. Әлеге проблеманы дәүләт дәрәҗәсендә хәл итү кирәклеге каралган.
-
Субсидияләр – кооперативларга
Халыкның хезмәт активлыгы буенча үткән чираттагы киңәшмәдә 2018 елның 10 ае өчен йомгак ясалды.
-
Рауза Гатауллина: “Замана үзгәрә, кешеләр дә үзгәрә”
1978 елның 27 июнендә Шахмай урта мәктәбенең завуч – оештыручысы Гатауллина Рауза Идрис кызы “Почет Билгесе” ордены белән бүләкләнә. Дәүләт бүләгенә ул укытуда һәм үсеп килүче буынны коммунистик рухта тәрбияләүдә уңышлары өчен тәкъдим ителә.
-
Яңа Чишмәдә Әниләр көнен билгеләп үттеләр
23 ноябрьдә Яңа Чишмә ЗАГС бүлегендә Халыкара әниләр көненә багышланган бәйрәм булып узды.
-
Быел Татарстанда 100 миллион сумга 28 яшүсмерләр клубы ремонтланган
Киләсе елда дәүләт программасы нигезендә, 26 яшүсмерләр клубын төзекләндерү планлаштырыла.