Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Гаиләнең иминлеге – аның ныклыгында

«Гаиләләр нык булса – илебез дә көчле булыр!» – бу буш сүзләр түгел. Өйләрендә мәхәббәт һәм үзара аңлашу хөкем сөргән гаиләләр генә авырлыкларны җиңеп чыгуга сәләтле. Кызганычка каршы, күп гаиләләрдә ата-аналар һәм балалар арасында бер-берсен аңламау проблемасы бар. Әлеге проблеманы дәүләт дәрәҗәсендә хәл итү кирәклеге каралган.


25 ноябрьдә Яңа Чишмә БСМ бинасында ТР Дәүләт Советы депутаты инициативасы буенча “Нык гаилә” партия проекты кысаларында “Татарстан-яңа гасыр” Региональ иҗтимагый хәрәкәте, “Көч балаларда” хәйрия  фонды ярдәме белән районыбыздагы тәрбиягә (асрамага) бала алган һәм опекун гаиләләргә комплекслы психологик ярдәм күрсәтелде.
Әти-әниләре белән килгән балаларны район башлыгы урынбасары Надежда Попкова, опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Нәзирә Кашапова һәм башка социаль хезмәт һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре каршы алды.
Гаиләләр белән очрашуга ТР Дәүләт Советы депутаты М.Г. Хөснетдиновның ярдәмчесе Диләрә Фәрәхиева, “ЛОГОС” сөйләү төбәкара неврология үзәге директоры урынбасары, “Көч балаларда” дип исемләнгән сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балаларга Хәйрия фонды ярдәме социаль проектлар координаторы Нина Коваленко һәм”ЛОГОС” үзәге психологлары Зинфирә Абязова һәм Елена Ивановалар да килгән иде. Сигез гаилә аерым консультация алды һәм үзара балалар – ата-аналар аралашуы формасында тренинг үттеләр.
Көн дәвамында психологлар ата-аналарны балалар белән конструктив үзара ярдәм итешү күнекмәләренә өйрәттеләр. Ата-аналарга һәм балаларга бер-берсен аңларга, гаиләдә иминлек, тынычлык хакына барлык гаилә әгъзалары арасында ышанычлы мөнәсәбәт урнаштырырга булыштылар.
Укулар арасында тәнәфесләрдә балалар әти- әниләре белән бергәләп мультфильмнар карадылар, җирле пекарняда экскурсиядә булдылар, бергәләп ашадылар, үзара аралаштылар. “Монда сезгә күңелсез түгелме?” дигән сорауга бергәләп: “Юк!”- дип җавап бирделәр.
Ата-аналар да бу көнне бик күңелле һәм гаилә өчен файдалы итеп үткәрдек, дип саныйлар. 
Лариса ФЕДОРОВА.
Автор фотосы
,
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев