Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Республикада

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда бөртеклеләрне август ахырына кадәр җыеп бетерергә кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә урып-җыю кампаниясен уздыру буенча йөкләмәләр бирде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте.

Бөртеклеләр чәчелгән мәйдан быел 1,1 млн га тәшкил итә, шулардан 568 мең га – майлы культуралар.

«Безнең төп бурыч - бөртеклеләрне урып-җыюны август ахырына кадәр төгәлләү. Республика хуҗалыкларында моның өчен кирәкле комбайннар һәм киптерү комплекслары паркы бар. Иң мөһиме – техниканы дөрес эшкә җигү. Ягулык белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителде», – дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Алынган мәгълүматларга караганда, республикада терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Татарстан Рәисе ел ярымлык азык запасы кирәклеген искәртте.

«Бу терлекләрне кышлату өчен тиешле шартлар тудыру һәм аларның баш санын саклап калу өчен кирәк, шул исәптән шәхси ярдәмче хуҗалыкларда да. Быелгы ел уңышлы, азык культуралары өчен уңыш җитәрлек», - дип ассызыклады ул.

Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына бу мәсьәләләрне көндәлек контрольдә тотарга һәм туган проблемаларны вакытында хәл итәргә кушты. Ул урып-җыю кампаниясенә җәлеп ителгән хезмәткәрләрнең хезмәтен оештыруга аерым тукталды.

«Барыннан да элек, лаеклы хезмәт хакы, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү, кайнар ризык белән тәэмин итү булырга тиеш. Бу бик җаваплы чор», - диде Рөстәм Миңнеханов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев