Безнең ветеринария  табибы-республика  конкурсы призеры
Авыл хуҗалыгы

Безнең ветеринария табибы-республика конкурсы призеры

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан уздырылган «АПКның иң яхшы белгече» Республика конкурсына йомгак ясалды.


Конкурста безнең районның авыл хуҗалыгы оешмалары белгечләре дә катнашты. Аның йомгаклары буенча мактаулы 3 урын «Игенче» ҖЧҖ ветеринария табибы Андрей Якимкинга бирелгән.
Андрей Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлаганнан соң, кече ватанында – Чуаш Чабаксарында баш ветеринария табибы булып эшли Һәм академиянең магистратурасында читтән торып укуын дәвам итә.
Конкурс нәтиҗәләре буенча ул 3 нче дәрәҗә Диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнгән.

 


Нет комментариев