Бүген Акбүредә ат спорты яратучылар очрашты
Район яңалыклары

Бүген Акбүредә ат спорты яратучылар очрашты

Бу очрашу атчылык тармагын үстерүчеләрне, ат спортын яратучыларны берләштерә. Мондый очрашулар елда үткәрелә һәм аның масштабы елдан-ел киңәя. Җайдаклар, катнашучылар Татарстанның төрле районнарыннан килгән.

Бәйрәмгә килүчеләрне, очрашуны ачып җибәреп Акбүре җирлеге башлыгы сәламләде.

«Атчылык тармагын үстерү, популярлаштыру максатыннан районыбызда  күпсанлы эшләр башкарыла. Бүген Ат узышына Татарстанның төрле төбәгеннән катнашучылар җыелды, ерак аралардан да килүчеләр бар. Җайдакларга, атларны чабышка әзерләгән һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез, уңышлар телибез», - диде.

Ат чабышында 2 заезд һәм финал:

1 нче заезда:

1 урын-«Аиша» аты белән Нурдинов Алмаз, Чаллы Башы авылы;

2 урын-«Фариха» аты белән Александров Владимир, пгт Алексеевск ;

3 урын-«Карат Басс» аты белән Нуриев Рәмис, Акбүре авылы.

2 нче заезд:

1 урын – «Эфора»аты белән Нуриев Рәмис;Акбүре.

2 урын – «Амелия»аты белән Александров Владимир пгт Алексеевск;

3 урын-«Фабрикант»аты белэн Нуртдинов Алмаз,Чаллы Башы;

Яшь атлар чабышы:

«Фар Лэп» аты белән Николай,пгт Алексеевск;

«Сильба РТ»аты белән Алмаз,Чаллы Башы авылы;

Финал:

1урын – «Карат Басс»,Нуриев Рәмис;

2урын – «Фариха»,Александров Владимир;

3урын-«Аиша»,Нуртдинов Алмаз.

 Аерым рәхмәтебезне белдерәбез оештыручыларга, табын әзерләүчеләргә, һәм барлык кунакларны сыйлаучы кызларга. Молодцы 👏👏👏


Нет комментариев