Чаллы Башы авылында «Бәлешфест» бәйгесе булып үтте
Район яңалыклары

Чаллы Башы авылында «Бәлешфест» бәйгесе булып үтте

20 сентябрь көнне Чаллы Башы авылында үзенчәлекле «Бәлешфест» бәйгесе узды.

Авылның уңган хуҗабикәләре үзләренең тәмле бәлешләрен тәкъдим иттеләр. Татар халкының милли ризыгы бәлешне ит белән бәрәңгедән генә түгел, башка төрле эчлек — алма, кабак, балан, кәбестә, дөге, карабодай, җиләк-җимеш белән дә пешереп була икән.

«Иң тәмле бәлеш» — Нәзирә Ибраһимованыкы

«Иң тәмле бәлеш» — Нәзирә Ибраһимованыкы
«Иң тәмле бәлеш» — Нәзирә Ибраһимованыкы.

«Иң матур бизәлгән бәлеш» — Лилия Миннебаеваныкы;

«Иң оригиналь бәлеш» — Гөлшат Ибраһимованыкы иде.

Башка катнашучылар да катнашучы дипломнары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Башка катнашучылар да катнашучы дипломнары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Бүләкләрне Шахмай авылы җирлеге башлыгы Наилә Минвафа кызы белән мәдәният йорты җитәкчесе Илсөяр Дәүләтшина тапшырды.

" Барлык катнашкан хатын-кызларыбызга бик зур рәхмәтебезне белдерәбез, сезнең җан җылысын кушып пешергән ризыкларыгыз якыннарыгызны гел шатландырып торсын", — ди оештыручылар.


Нет комментариев