Акбүре авыл егете Инсаф Сабиров үзенең «Жигули» машинасын махсус хәрби операция зонасына озатты.
Әтисе, Сабиров Рифгатьнең хәер-фатихасы белән машинаны кичә Чаллы шәһәренә озаттылар, аннан ул хәрби хезмәт җиренә тапшыралачак.
Машина яралы солдатларны кырдан алып чыгу һәм госпитальгә озату, азык-төлек, су, медикаментлар, беренче кирәк-яраклары илтү өчен файдаланылыр дип көтелә. Якын арада машина махсус хәрби операция зонасына барып җитәчәк.
“Инсаф Рифгать улына безнең сугышчыларга ярдәм итүгә керткән зур өлеше өчен зур рәхмәт белдерәбез.Гуманитар ярдәм илтүчеләргә хәерле юл, исән-сау барып кайтсыннар. Махсус хәрби операция зонасында булган солдат егетләргә сәламәтлек, тиз арада сугышлар бетеп, исән-имин туган якка кайтсыннар дип телибез”, - дип хәбәр итәләр безгә Акбүре авылы җирлегеннән.
Нет комментариев