Без әңгәмә корган көнне (13 сентябрьдә) әлеге куәтле тракторларның механизаторлары үзләренең техникаларына профилактика үткәрә иде, чөнки төнлә яуган яңгыр аркасында аларның җир сөрү эше тукталган чак иде.
- Төштән соң сөрергә чыгарга уйлыйбыз, - дип сөйли Попковларның өлкәне - Анатолий. - Тракторларның барысы да йөри, дизель ягулыгы бар.
Попковлар үз эшләрен бик аздан башлап җибәрәләр - 2009 елда бер К-701 тракторы (1987 елгы) сатып алалар, сүтәләр һәм яңадан җыялар.
Анатолий төрле хуҗалыкларда килешү буенча туңга җир сөрә. Җәен тагын бер иске К-701, аннан тагы икене сатып алалар. Хәзер аларның 5 тракторы, барысы да өр-яңа диярсең, юкса аларның "иң яше" - 1995 елда чыгарылган.
- Кирәкле запас частьләрне бөтен Рәсәйдән сатып алабыз, винтикларына кадәр сүтәбез һәм үзебез җыябыз, - ди Виктор Попков. - Сакчыл караш һәм даими техник караулар безгә техникадан бик яхшы файдаланырга мөмкинлек бирә.
Тракторларда эшләү өчен Яңа Чишмәдән намуслы механизаторлар да алганнар. Анатолий һәм Виктор Попковлар белән бергә монда бертуганнар - Иван, Михаил һәм Анатолий Марановлар, шулай ук Владимир Шерстобитов та эшли.
Аларның барысы да тәҗрибәле һәм тырыш механизаторлар, техниканы бик шәп беләләр, аны идеаль тәртиптә тоталар (тракторларында бернинди май, солярка аккан, сазланган урын күрмәдем).
Агымдагы елда мехотряд 2 мең гектарга якын мәйданда туңга җир сөрү эшен башкарган. Бүген тракторлар "Кулон" агрофирмасы кырларында туңга җир сөрү белән мәшгуль. Хуҗалык белән 5 мең гектар мәйданда туңга җир сөрүгә килешү төзелгән.
- Килешү шартлары буенча хуҗалык безне дизель ягулыгы, май белән тәэмин итә, ә акчаны һәр ун көн саен түли, - ди Виктор Попков. - Беренче 10 көн өчен акча күчерелгән, ЯММ белән тәэмин итүдә дә тоткарлыклар юк, безгә тырышып эшлисе генә кала.
- Егетләр булдыра, эшне сыйфатлы итеп башкаралар, - ди алар турында "Кулон" а/ф җитәкчесе Линар Шамагсумов.
... Безнең барыбызның да "Полосатый рейс" фильмын караганы бар һәм артист В. Лановойның суда йөзүче тигрларга карата "матур киләләр" дигән сүзләрен хәтерлибез. Әлеге мехотряд турында да, алар бишәүләп буразнада булганда, "матур киләләр" дип әйтеп була.
Азат МУСИН
Нет комментариев