Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Сыер һәм кәҗә хуҗаларына субсидияләр

Шәхси ярдәмче хуҗалык ияләренә өстәмә финанс ярдәме күрсәтү турында ТР Министрлар кабинеты карары әзерләнә.

Республика буенча бу 360 млн. сум тәшкил итә, безнең район буенча - 7 млн. сум тирәсе. Сыер хуҗаларына 3 мең сумлык бөртек бүлеп биреләчәк, бер яшьтән зуррак ана кәҗәләргә - 1 мең сумлык.
Бөртек күбесенчә авыл җирлекләре территориясендә булган авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән бүлеп биреләчәк. Бодай килограммы 6 сумнан, арпа 5 сум 50 тиеннән җибәреләчәк.
Алда күрсәтелгән ярдәм сыер һәм кәҗәләрнең баш санын саклап калу, терлекчелек продукциясен җитештерүне, шулай ук авыл халкының мәшгульлеген һәм керемен арттыру максатларында күрсәтелә. Бөртекне якын араларда бирә башлаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев