Яшь фермерларның киләчәккә адымнары нык
Моннан алты ел элек Виктор Козлов үз фермер хуҗалыгын оештырды. Хәзер алар хуҗалыкны Александр Козлов белән бергәләп алып баралар, уңышлы һәм перспективалы авыл эшмәкәрләре булып торалар.
Хуҗалыкта 1500 гектар сөрүлек җирләре бар, тагын 200-300 гектар җир алу планлаштырыла. Быел бөртеклеләрдән яхшы уңыш алдылар, терлек азыгы тулы күләмдә әзерләнгән. Көздән 300 гектар көзге культуралар чәчтеләр, 250 гектардагы кузаклы күпьеллык үләннәр чәчелгән басудан яхшы уңыш алалар.
Яшь фермерлар терлекчелекне дә уңышлы алып баралар. Хәзерге вакытта фермада 200 башка якын МЭТ бар, шуларның 140ы савым сыеры, бүген 80 башка якынын савалар, калганнары ташлаткан. Хуҗалык көн саен 1300 килограммга якын сөт сата, уртача савым һәр сыердан 16-17 килограмм. Мондый югары сөтне минераль өстәмәләр белән балансланган тукландыру ярдәмендә алалар. Азыкны (печән, фураж, чөгендер түбе) изгеч аша үткәреп, ягъни ваклап ашаталар, шуңа сыерлардан бирем дә югары.
Хуҗалыкта 6 кеше эшли, уртача хезмәт хакы 18 мең сум.
КФХда терлекләрне кышлату яхшы бара, узган атна ахырында биредә җыелган авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре дә моңа инандылар. Район башлыгы Вячеслав Козлов бу яшь егетләрнең намуслы һәм хезмәт сөючән булуларын билгеләп үтте. Кирәк икән, үзләре дә теләсә кайсы авыл хуҗалыгы техникасы руле яки штурвалы артына утыралар, балалары да, тормыш иптәшләре дә шул ук хуҗалыкта мәшгуль.
Хуҗалыкта машина-трактор паркын яңартуга да зур игътибар бирелә. 2019 елда гына да 12 млн.сумлык киң колачлы культиватор, чәчкеч агрегаты, чапкыч, К-700 тракторы, «Челленджер» үзйөрешле чапкычы, 2 «Нью-Холланд» комбайны (яңа түгел, ә эшлиләр) сатып алынган. Республика программасы буенча ашлык склады ныклап төзекләндерелгән, ат абзары төзелеше башланган (бүген монда атлар күп).
Яшь фермерларның киләчәккә адымнары нык һәм барысы да уңышлы булачагына ныклы ышаныч булуы күренә.
Азат МУСИН. Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев