Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Безнең тарихыбыз

Атом фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерүче

Чернобыль атом электростанциясендә авария 1986 елның 25 апреленнән 26 апреленә каршы төндә була.

Аның нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан авылдашы турында безгә Чаллы Башы мәдәният йорты директоры Илсөяр Дәүләтшина яза.

«Энергоблокта шартлау була, ул реакторны тулысынча җимерә, янгын башлана.

Авария нәтиҗәсендә әйләнә-тирә мохиткә агулы радиоактив матдәләр чыга. СССРның 140 мең кв.км территориясе пычрана, анда 7 миллионга якын кеше яши.

Фаҗигале нәтиҗәләрне бетерү өчен шактый ресурслар туплана, 500 меңнән артык кеше һәлакәтне бетерүдә катнаша.

Әлеге фидакарь эшкә Чаллы Башы авылыннан Җамалиев Нургали Заһретдин улы да үз өлешен кертә. Ул үз теләге белән гариза яза һәм Чернобыльгә китә. Армиядә пешекче булып эшләгәнгә күрә, аны биредә дә шул вазыйфага эшкә алалар.

«Көненә 3 смена эшләдек, сменага 200 кешене ашаттык», - дип искә ала Нургали абый. - Тирә-яктагы авылларны бульдозерлар белән тигезләделәр, башта кара туфрак түшәделәр, өстенә бетон салдылар. Күпләр үпкә туберкулезы белән авырады, исән калганнарны өйләренә кайтарып җибәрделәр. Кайтканда, мин чәчләрем агарган иде инде, ә бергә эшләгән иптәшләремнең күбесе исән калмады», - дип көрсенә ул.

Безнең бу Чернобыль хатирәләре – 39 ел элек булган һәлакәтне искә төшерү омтылышы гына түгел, бәлки бу коточкыч бәла-казаны үз җилкәләрендә күтәреп чыккан кешеләр алдында баш ияргә теләк тә...»

Рәсемдә: Илсөяр Дәүләтшина Нургали абый белән сөйләшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев