Телефон гына, димәгез...
Җәмгыять

Телефон гына, димәгез...

...Норвегиядә 2016 елда бер эксперимент үткәрәләр. Башлангыч сыйныф балаларына барысына да айпадлар өләшәләр. Сигез елдан соң нәтиҗәләрне күреп, котлары оча.

Шахмай мәктәбендә “Әдәби остаханә”: “Телефон миңа дусмы, әллә дошманмы?”

Белем һәм китап укучылар саны буенча дөньяда алдынгы бишлеккә кергән ил 65нче урынга төшкән булып чыга. Башлангыч сыйныфны тәмамлаган 15 мең бала бөтенләй укый белми. Хөкүмәт тиз арада бу вазгыятьне үзгәртү юлларын эзли башлый. Балаларны укуга җәлеп итү өчен, китапханәләрдә йөзләгән чаралар үткәрелә башлый.  

“Телефоннан башка үзләрен агрессив тоталар”: укытучы кызның видеосы

...Интернетта яшь кенә укытучы кызның хәзерге укучыларның телефонга ни дәрәҗәдә бәйлелеге турында видеосы таралды. “Алар иртән уянуга кулларына телефон алалар, йокыга киткәнче аны кулдан төшермиләр һәм дофамин алалар, димәк, күңелсезләнмиләр дигән сүз. Ә телефоннан башка үзләрен агрессив тоталар, артык эмоциональгә әйләнәләр, кызып китәләр. Алар сине күрәләр, ләкин буш күзләр белән карыйлар, реакцияләре юк диярлек, кыска вакытлы информацияне генә кабул итәләр”, - ди мөгаллим. Бу бәйлелекне наркоманнар яки башка төрле бәйлелек белән чагыштыра.

Шахмай мәктәбендә “Әдәби остаханә”: “Телефон миңа дусмы, әллә дошманмы?”

Шахмай мәктәбендә үткән чираттагы “Әдәби остаханә”дә без дә 5-7 сыйныф укучылары белән әлеге ике хәлнең сәбәп-нәтиҗәләрен ачыкларга тырыштык. Балалар үзләренең тормышында телефонның урынын билгеләргә тырыштылар, “Телефон миңа дусмы, әллә дошманмы?” дигән сорауга җавап эзләделәр. Өй эше итеп бирелгән әлеге сорауга җавапларга кемнәрдер соңыннан төзәтмәләр кертте, кемнәрдер “үз фикеремдә калам”, диде.

Шахмай мәктәбендә “Әдәби остаханә”: “Телефон миңа дусмы, әллә дошманмы?”

Гаиләдә китап укуга, татар теленә, тарихына мөнәсәбәт уңай икән...

Үз фикерендә калучыларның гаиләсендә хезмәт белән ял балансы саклана, ял иткәндә телефоннан файдалану вакыты чикләнгән. Һәм менә даими очрашулар барышында күзәтүләремнән чыгып ясаган төп фикерем: гаиләдә китап укуга, татар теленә, тарихына мөнәсәбәт уңай икән, бу хәл балаларның сөйләме һәм фикерләү дәрәҗәсендә дә ачык чагыла. Глобаль дөньяда милли телләр һәм мәдәниятләр зур тизлек белән йотыла барган заманда ата-баба мирасын саклау теләге дә бары тик шундый балаларда гына уяна. Ә инде телефон һәм интернет челтәре бу процессны көчәйтеп кенә җибәрә (уңай яки кире якка).

Закир Енгулатов: “Телефон дус та, дошман да була ала”

Алтынчы сыйныф укучысы Закир Енгулатовның язмасын тулысынча тәкъдим итәсем килә. Татарча чиста сөйләшүче һәм шулай ук камил язучы бу баланың фикерләвенә беренче очрашуларда ук игътибар иткән идем. Яшерен-батырын түгел, логик фикерләү һәм матур сөйләм – хәзерге балаларда шактый аксый, ә Закир – фикерен татарча төгәл итеп җиткерә алучы сирәкләрнең берсе.

“Бүгенге көндә кеше тормышын кәрәзле телефоннарсыз күз алдына китерүе кыен. Ул безнең көндәлек тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелде. Ләкин шуны уйлаганда, бездә:”Телефон миңа дусмы яки домшанмы?” дигән сорау туа. Бу сорауга бер генә сүз белән җавап биреп булмый, чөнки аның ике ягы да бар.

Бер яктан караганда, телефон безнең иң якын дустыбыз. Без аның аша үзебезнең туганнарыбыз яки дусларыбыз белән теләсә кайсы вакытта сөйләшәбез, язышабыз. Берәр сорау туса, берничә секунд эчендә җавапны интернеттан эзләп табабыз. Уку, белем алу өчен кирәкле мәгълүматны да без шулай ук телефоннан алабыз.

Икенче яктан караганда, телефон безнең сәламәтлегебезгә иң зур зыян китерүче факторларның берсе булып тора. Кешеләр телефон экранына көне-төне карап, үз күзләренең күрү сәләтен начарайталар. Андагы уеннарны уйнап, виртуаль дөньяга кереп китәләр. Телефон аша гына сөйләшеп һәм язышып, без туганнарыбыз, дусларыбыз белән сирәгрәк күрешә башлыйбыз.

Йомгаклап әйткәндә, телефон дус та, дошман да була ала. Бу – кешенең аны ничек куллануына бәйле”.

Шахмай мәктәбендә “Әдәби остаханә”: “Телефон миңа дусмы, әллә дошманмы?”

“Вакытны урлый”, “күзләрне талдыра”: башка балаларның язмалары

Башка балаларның язмаларында да “вакытны урлый”, “күзләрне талдыра”, “телефон үзе дошман түгел, без аны ничек кулланабыз, шул мөһим; акыллы куллансак, ул чын дус була ала”, “дәрес вакытында уен уйнасаң, урамда йөрисе урынга социаль челтәрләрдә утырсаң, сиңа начарлык эшли башлый” дигән юллар бар.

Ләкин белү – бер нәрсә, белгәннәрең буенча гамәл кылып яшәү ул инде бөтенләй икенче. Килешерсез, олылар үзебез дә елдан-ел күбрәк телефон бәйлелегенә эләгә барабыз. Ә нәтиҗәләрнең кайберләрен алдагы мисалларда күрдек инде: игътибарны туплый алмау, белем буенча артка тәгәрәү, уйлый белмәү, хәтер начараю, эмоцияләрне контрольдә тота алмау…

Сайлау үзебездән тора

Балалар белән аралашканда, боларны бик яхшы аңлаучы, киләчәккә карап яшәүче гаиләләр дә булуы сокландырды. Әйе, янәшәбездә үрнәкнең төрлесе бар – сайлау үзебездән тора.


Нет комментариев