Кайбер кешеләр туган-тумачасы белән дә юньләп аралашмаган вакытта, бөтенләй чит-ят кешене туганыдай якын итүчеләр дә бар.

Әниемнең туган ягына кайткач, дүртенче буын туганыбыз ( Туган апа дип кенә язармын) – шундыйлардан. “Үзебезнең Әхәт” дип сөйли башлаган кешесе кайчандыр фатирда яшәгән бер кешенең улы булып чыкты.
Минем аптыравымны күргәч:
-И-и, Фина апа белән Валя апа турында сөйләсәм, бөтенләй шаккатасың әле син, - диеп көлеп куйды.
Мине гаҗәпләндергән нәрсә чит кешеләрнең дистә еллар буе, хәзер инде бала-оныклары белән дә аралашуы түгел, ә башка булды.
Кыскасы, болайрак бу:
-Элек безнең якларда татар авылларына урыс тимерчеләр килеп эшләгән. Яши-яши, алар арасында телне татарның үзен сатып җибәрерлек дәрәҗәдә өйрәнүчеләре дә шактый булган. Фина апаның гаиләсе безнеңчә бик матур сөйләшә иде. Әтисе Бәрәскәдә тимерче булып эшләгән, аннары Фина апаны Арча ягындагы икенче бер тимерче егеткә кияүгә биргән. Педучилищеда укыганда, менә шул Фина апаларда (Фекоктиста инде үзләренчә) дүрт ел йортка кереп яшәдем мин. Ак яулыклы күрше татар әбиләре “Нихәлләрең бар, Фина-а-а?” дип кереп утырырга ярата иделәр безгә, чөкердәшеп чәй эчәләр иде.

Аннары үз ягыма кайткач та хәл-әхвәл белешкәләп тордык, кунакларга йөрештек. Кызы Валя апа белән дә, аның балалары белән дә аралаштык.
Валя апа үзе дә безгә берничә тапкыр килеп китте. Менә шул Валя апаның каты чирләп китүен ишеткәч, Арчага хәл белергә барган идек. Яз башы иде әле, авыруы йөзенә чыккан иде инде.
-Синең туган көнеңә әллә бара алам, әллә юк, бүләгемне биреп куйыйм әле, - дип миңа урын-җир комплекты бүләк итте.
Минем туган көнем җиденче июньдә.
-Сәер генә төш күрдем әле. Әти белән икәү демонстрациядә йөрибез, имеш. Әти 8ле саны язылган транспарант та күтәргән, - дип, төшен дә сөйләде.
Шуннан шул.
Сигезенче июнь көнне, эштә утырган чакта, телефоным шалтырады. Күрәм – Валя апа номеры. Җавап бирергә өлгергәнче сүнеп тә куйды. Кабат үзем җыйдым. Телефонны бөтенләй ят кеше алды.
Валя апа шалтыраткан иде, минәйтәм. Шунда беләсеңме нинди җавап ишетәм?!
-Бу телефоннан беркем дә шалтыратмады, хәзер инде беркем дә шалтырата да алмас инде, Валя әле яңарак кына үлде, - ди бу.
Кеше акылы аңлап-аңлатып бетерә алмаган нәрсәләр күп бу дөньяда. Кешелек үз кануннары буенча яшим дип уйласа, бик нык ялгыша. Без – комлыкта уйнаган балалар шикелле – комлыгын да, уенчыгын да, күпме уйныйсын да үзебез сайлап алган кебек кенә...
Нет комментариев