Фәрештә канатында
Яшәеш

Фәрештә канатында

Булган хәлгә нигезләнеп язылган хикәя.

Булган хәлгә нигезләнеп язылган хикәя

Бер танышым сөйләгәннәрдән кечкенә генә тоелган өлешнең ни дәрәҗәдә зурлыгын уйласаң, чәчләр үрә торырлык.

Мизгел эчендә булган хәлләр яшь кенә егетнең җирдәге гомеренә нокта куярга да, гомерлеккә гарип калдырырга да мөмкин иде. Ә ул 3-4 метр биеклектән таш идәнгә егылып, берничә минут аңгыраеп торудан кала куркырлык зарар алмый.

Ләкин... ул сөйләгән сүзләр мине сискәндереп җибәрде:

-Егылган арада бөтен гомерем күз алдыннан үткән кебек булды — әти-әни, туганнарым, авыл, мәктәп... «Әни нишләр инде» дигән уй да сызылып үтте.

Фәрештәләр канатларын җәеп алып төшерделәр микән әллә? Ул араны бер-ике секунд кына үтәсе бит, башка нинди уй килсен дә, үткән гомер ничек искә төшәргә өлгерсен, ди?!

Аңыма килеп, күзне ачып карасам — гәүдәмнең бер ягында, берничә сантиметр гына арада очлы тимер казык, аның өстенә төшсәң, гәүдәңне үтәли тишеп үтәчәк иде ул; башым янында ук, шулай ук берничә сантиметр арада зур таш — аңа килеп төшсәң дә исән калуың икеле...

Мөгаен, әниемнең армиягә озатканда «улымны фәрештәләр саклап йөрсен» дигән догасы кабул булгандыр, башкача түгел.

Догалар көче дә, тәкъдир китабына язылган гомер озынлыгы да сәбәпчедер, миңа калса, бу исән калуда. Хикмәт китабында язылганнарны күреп, аңлыйсын аңлап, аңлый алмаганына гыйбрәт дип карап, сабак алып яки сабак алмыйча яңа хаталар ясап озак яшисең бар әле бу җирдә, егет, дигәндер Яратучы.


Нет комментариев