Яңа Чишмә мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм концерты узды.
Ил өчен мөһим бу бәйрәмне бергәләп билгеләп үтәр өчен, залга төрле милләт вәкилләре җыелдылар. Тамашачыларга һәм артистларга сәламләү сүзе белән район башлыгы Егор Тарнавский мөрәҗәгать итте.
Ул 4 ноябрь — илнең төп бәйрәмнәреннән берсе икәнлеген искә төшерде. Россиядә 190нан артык милләт, Татарстанда – 175, ә безнең районда – 20дән артык милләт вәкиле яши. «Без барыбыз да бердәм, һәм безнең халкыбызның һәм илнең көче шунда, - дип ассызыклады башлык. – Иминлек һәм иртәгәге көнгә ышаныч телим. Без бердәм! Безне һәрвакыт Җиңү көтә!»
Бер сәгать дәвамында сәхнәдә районның иң яхшы коллективлары чыгыш ясады. Тамашачылар югары оешканлык һәм заманча иҗадилыкны билгеләп үттеләр. Аеруча чуаш коллективының чыгышы сокланырлык булды — күпләр: «Менә чуашлар ут уйнатты!» — диештеләр. Ләкин башка артистлар да осталыкта калышмадылар, чын күңелдән яхшы кәеф бүләк иттеләр. Чыгышлар алкышлар белән озатылып, бердәмлек һәм җылылык атмосферасы тудырды. Якты! Җанлы! Матур! Бәйрәм бик шәп узды.
Нет комментариев