Батыр командир
Сухоруков Петр Васильевич 1913 елда Волчья Бистәсе авылында туа.
Өлкән лейтенант дәрәҗәсендә 203нче укчы дивизиясенең 619нчы укчы полкында автоматчылар ротасы командиры итеп билгеләнә.
1943 елның 29 октябрендә полкның ДнепроГЭС плотинасы тирәсенә һөҗүме вакытында, Днепрның уң ярында, безнең пехота дошманның каты уты астында ятканда, сул флангка лейтенант Сухоруков җитәкчелегендәге удар штурм группасы — автоматчылар төркеме җибәрелә.
Группаның алга баруына дзотка урнаштырылган дошманның станоклы пулеметы комачаулый. Шул чакта лейтенант Сухоруков, көчле артиллерия, миномет һәм мылтык-пулемет уты астында, беренче булып атакага күтәрелә һәм үз группасы сугышчыларын һәм 2нче укчы батальонны үзе артыннан ияртә.
Алга ыргылып, ул дошман пулеметына якын ук килеп җитә һәм дзот амбразурасына ташланган ике граната белән аның расчетын юк итә, шуның белән калганнарның уңышлы хәрәкәт итүенә юл ачыла. Сугышчылар, тиз арада немец траншеяларына якынлашалар, пулялар һәм гранаталар белән фашистларны алардан кысрыклап чыгаралар. Дошман сугыш кырында 30 данартык солдатын калдыра.
Шуннан соң Сухоруков җитәкчелегендәге сугышчылар плотинага якынлашуны контрольдә тотучы дүрт катлы бина янына килеп чыгалар һәм 5 тәүлек буе немец боҗрасында торган икенче часть штурм батальонының 30 сугышчысын азат итәләр. Бу бәрелештә дошман снаряды шартлап, Сухоруков каты контузияләнә, ләкин аның автоматчылары, командирның батырлыгы белән рухланып, сугышчан бурычны ахырына кадәр үтиләр, яулап алынган чиктә ныгып урнашалар һәм дошманның өч контрһөҗүмен кире кагалар.
Петр Сухоруков — I, II дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Байрак, III дәрәҗә Дан орденнары, Александр Невский, Кызыл Йолдыз орденнары һәм «Сталинград оборонасы өчен», «Сугышчан казанышлар өчен» медальләре кавалеры.
1943 елның 20 ноябрендә Запорожье өлкәсендә һәлак була. Советлар Союзы Герое исеменә үлгәннән соң тәкъдим ителә.
Материалларны Лариса Федорова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев