Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Безнең тарихыбыз

Геройларның исемнәрен - кече Ватанга

Редакциягә Татарстан Республикасының «Хәрби Дан клубы» ассоциациясе эш төркеменнән хат килде. Анда Михаил Черепанов җитәкчелегендәге «Геройларның исемнәрен– кече Ватанга» проекты 2025 елда Мәдәни инициативалар Президент фондының II грант конкурсында җиңүче булды, дип хәбәр ителә.

Фонд ярдәме белән Татарстанда туган, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан, Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән 300 кешенең туган, чакырылган, хезмәт иткән һәм еш кына һәлак булган урыннары турында мәгълүматлар тупланган электрон мәгълүмат базасы булдырыла. Алар орденнар белән бүләкләнгән. Шул исәптән 9 кеше Яңа Чишмә районында туып үскән. Аларның батырлыклары тасвирламасы бары тик XXI гасырда гына ачылган. Бүләкләү кәгазьләре РФ Оборона Министрлыгы сайтларында бастырылган, ләкин аларның гаилә әгъзаларына барып җитмәгән. «Яңа Чишмә хәбәрләре» 9 майга Яңа Чишмә районында туган 9 кешенең батырлыклары турында язып чыккан иде.

Проект «Татарстанның йолдызсыз геройлары» дип исемләнгән кечкенә  күләмле Хәтер китабын бастырып чыгаруны һәм китапны республика районнарына таратуны күздә тота. Бу үз вакытында танылмаган геройларның батырлыгы турында, ниһаять, кече ватаннарында белсеннәр өчен башкарыла. Казан мәктәпләрендә теге яки бу муниципаль районда туганнарның батырлыгы турында стендлар куелган хәрби дан почмаклары булдыру планлаштырыла.

Тагын бер тапкыр Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән районыбыз кешеләренең исемнәрен атап китәбез. Болар – Яңа Чишмә авылыннан Василий Игнатьевич Былинкин (1904-1966), Петропавел Бистәсеннән Григорий Сергеевич Быстренин (1912-1944), Екатерина Бистәсеннән Сергей Миронович Зевакин (1918-1961), Сосновка авылыннан Виктор Кузьмич Корнилов (1917-1944), Волчья Бистәсеннән Ефим Константинович Пономарев (1913-1943), Спирин Михаил Кузьмич (1904-1945), Сухоруков Петр Васильевич (1913-1943), Өргәнчә авылыннан Осипов Алексей Максимович (1920-1944).

Михаил Черепанов бу сугышчыларның туганнары яки танышлары җавап бирерләр, «Татарстанның йолдызларсыз геройлары»китабын булдыру өчен аларның сугышка кадәрге яки сугыштан соңгы язмышлары турында сөйләрләр дип өметләнә. Аның адресы echovoyni@yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев