Җиңү көне белән!
Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Егор Тарнавскийның котлавы
Хөрмәтле яңачишмәлеләр, кадерле тыл хезмәтчәннәре һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары! Сезне чын күңелдән Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән котлыйм!
9 Май - һәрберебез өчен изге дата. Бу көнне без моңсу бәйрәм дип атыйбыз, чөнки Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен биргән кешеләрне искә алабыз.
Яңа Чишмә районыннан гына да фронтка 10 меңнән артык кеше киткән, 6600дән артык якташыбыз яу кырларында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган.
Бу көнне без ветераннарга хөрмәт күрсәтәбез һәм сугыш кырларында һәлак булган, тылда фидакарьләрчә эшләгән, сугыштан соңгы чорда илне күтәргән кешеләрне искә алабыз. Сезнең алда баш иябез, җиңүчеләр буыны! Үзегезнең хәрби, хезмәт һәм гражданлык батырлыгыгыз белән сез Җиңүне тыныч тарихка яздыгыз!
Җиңүле яз шатлыгын безнең белән елдан-ел азрак ветераннар уртаклаша.
Бүген Җиңү юбилеен сугышта һәлак булганнарның җиде тол хатыны һәм 36 тыл хезмәтчәне каршылый. Алар барысы да даими кайгырту һәм игътибар үзәгендә. Без аларга сугыш вакытындагы һәм сугыштан соңгы еллардагы авыр хезмәтләре өчен тирән рәхмәтебезне белдерәбез.
Безнең ил һәрвакыт үзен яклады һәм бүген безнең фидакарь армия Украинадагы нацистларга каршы махсус хәрби операция уздыра. Махсус операция зур сугыш куркынычын булдырмау өчен бара. СВО зонасында безнең районнан 150 дән артык сугышчы бар, алар хәрби бурычларын батырларча үтиләр. Без барыбыз да аларның җиңү белән исән-сау кайтуларын көтәбез.
Җиңү көнендә күңел һәм йөрәк кушуы буенча без һәлак булган сугышчыларга обелисклар һәм мемориаллар янында баш иябез, Мәңгелек ут янына чәчәкләр салабыз. Бу традицияләрне балаларыбыз, оныкларыбыз, оныкчыкларыбыз дәвам итәр дип ышанам. Без беркемгә дә тарих битләрен күчереп язарга рөхсәт итмәячәкбез һәм Ватан намусы һәм даны өчен үзләрен кызганмаган ветераннарыбыз – чын патриотларыбызга лаеклы булырга омтылачакбыз.
Барыгызга да чын күңелдән сәламәтлек, якты, озын һәм тыныч гомер, якыннарыгызның игътибарын һәм кайгыртуын телим! Барлык район халкына тынычлык һәм иминлек телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев