Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Безнең тарихыбыз

Исеме буыннар хәтерендә калачак

Емуранов Петр Иванович 1922 елның 15 маенда Колмакса авылында туган (сугыш елларында бу авыл Яңа Чишмә районына караган).

Петр Емурановның хәрби дәрәҗәсе – лейтенант, званиесе: танкка каршы батарея командиры. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры. 451 аерым мотоукчылар батальонында 3 механикалаштырылган бригадада хезмәт иткән. 

Батарея командиры лейтенант Емуранов Петр Иванович, немец танкларының 40 атакасын кире кага, үзе наводчик булып тотынып, ике  Т-4 танкын, шулай ук 2 урта танкны сафтан чыгара.

 Кыю командир 1943 елның 7 июлендә Белгород өлкәсенең Ивнян районы Красная Дубрава авылында дошман снаряды тупка турыдан-туры эләгеп һәлак була. Белгород өлкәсенең Ивнян районы Верхопенье авылында туганнар каберлегенә күмелә. Биредә 1982 елда «Красная звезда» колхозы рәисе В.А. Атанов инициативасы белән «Верхопенье авылын саклаган һәм азат иткән һәлак булган сугышчыларга» мемориаль комплекс төзелә.

Петр Иванович Емуранов үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә.

Кызганычка каршы, без Петр Ивановичның фотографиясен таба алмадык, әмма әлеге геройның исеме  туганнар каберлегенең мемориаль тактасына уеп язылган һәм киләчәк буыннар хәтерендә мәңгегә калачак.

 Фотода Верхопенье авылында мемориал һәм туганнар каберлеге.

Емуранов Петр Иванович 1922 елның 15 маенда Колмакса авылында туган (сугыш елларында бу авыл Яңа Чишмә районына караган). 

Материалларны Лариса Федорова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев