Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Безнең тарихыбыз

Кешелекле, кечелекле, ипле

Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Габдрахманова Нурбисал Идиятулла кызына майның бишендә 94 яшь тулды.

Нурбисал Идиятулла кызы Яңа Чишмә районының Зирекле авылында туа. Гаиләдә алты бала була. Әтисе һәм өлкән абыйлары Бөек Ватан сугышында илне саклап һәлак булалар.

Сугыш елларында ун яшьлек кыз өлкәннәр белән беррәттән тылда эшли. Эш көне иртәнге биштә башлана, өйгә кичке сигезгә генә кайтып егылалар. Балачакны күрми калган буын ул.

Кырда эшләргә дә туры килә: чәчәләр, уралар, көлтә бәйлиләр. Нурбисал әби ул елларны теләр-теләмәс кенә искә төшерә, артык авыр; сугыш чоры балалары көч җитмәслек хезмәт белән ачлыкның ни икәнен яхшы белә. Уку кайгысы калмый, бишенче сыйныфтан соң мәктәпкә түгел, эшкә йөрергә туры килә.

Кияүгә чыккач, күпмедер вакыт Пермь өлкәсендәге Березникида яшиләр. Ире белән бергәләп агач кисәләр. Аннары Түбән Кама районындагы Ташлык авылына күчеп кайталар, бераздан гаилә белән шәһәргә күченәләр. Егерме елдан артык Түбән Кама шәһәренең балалар хастаханәсендә санитарка булып эшли, шуннан лаеклы ялга да чыга Нурбисал әби. Хезмәттәшләре уңган, кешелекле, ипле кеше буларак, аны нык хөрмәт итәләр, әле дә бәйрәмнәр белән котлап торалар. 

Ире белән ике ул тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, олы улы илле яшендә вафат була. Инде бер оныгының да үлемен кичерергә туры килә аңа. Шул оныкның ике улы да бүгенге көндә СВОда: берсе офицерлыкка укыган, танкист; икенчесе дроннар белән шөгыльләнә, әле күптән түгел генә ялда булып киткән. Биш оныгын, оныкларның җиде баласын һәм инде бер дүртенче буын баласын да күрергә насыйп була Нурбисал әбигә.

Бөтен туганнары белән бик тату яши Нурбисал әби. «Кунакчыл кеше, кеше килгәнне бик ярата, үзе дә һәрвакыт туган-тумачаның хәлләрен белеп, дуслары белән аралашып яшәде», — ди килене Таһирә апа. Хәзерге вакытта әби кече улы Илгизәр белән килене тәрбиясендә, кырык ел бергә тату гомер кичергән алар. Бергәләп Зиреклегә әйләнеп кайтуларына өч ел. Сеңелесе Нурфигаль дә озын гомерле, февральдә 90 яшен тутырды, Яңа Чишмәдә яши. Апа белән сеңелне һәрдаим күрештереп-аралаштырып торалар. Ләкин соңгы араларда Нурбисал әбинең саулыгы какшабрак киткән, шуның өчен борчылалар. Без дә аңа хәерле озын гомерләр һәм савыгуын теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев