Кыю һәм тапкыр командир
Өлкән сержант Сергей Зевакин Бөек Ватан сугышының Көнбатыш, Көньяк-Көнбатыш һәм 1 нче Украина фронтында 1941 елның сентябреннән катнаша
Сергей 1918 елда Яңа Чишмә районының Екатерина Бистәсе авылында туа. 1941 елның августында Горький өлкәсенең Борск хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армия сафларына алына.
1944 елның 22 мартында командование кушуы буенча Хмельницкий өлкәсенең Волочис районы Медведовка авылы янында Зевакин взводы дошман тылына үтеп керә. Разведчикларны күреп алган дошман сугыш башлый. Немецлар безнең сугышчыларны чолгап алырга җыеналар, ләкин командир дошманның ниятен аңлап ала һәм оста маневр белән взводны һөҗүм астыннан чыгаруга ирешә. Безнең сугышчыларның фланг уты нәтиҗәсендә дошман 80 гә якын солдатын һәм офицерын югалта. Үз позицияләренә чыкканда 5 әсир алына, танкка каршы ике орудие сафтан чыгарыла. Сугышта күрсәткән тапкырлыгы һәм кыюлыгы өчен өлкән сержант Сергей Зевакин Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә (орден белән бүләкләнә).
Сергей Михайлович Зевакин – Кызыл Байрак, III һәм II дәрәҗә Дан, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры, «Батырлык өчен», «Сугышчан казанышлар өчен» медальләре белән бүләкләнгән.
Сугыштан соң Чистай шәһәрендә яши. 1960 елда сугышта алган яралардан вафат була: бер кыйпылчык йөрәк тирәсендә калган була. Чистай шәһәрендә җирләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев