Син ышанма, бәгърем..!
Герой! Вәт горур яңгырый, ә! Тауларны күчерердәй, җаннарны тетрәндерә алырдай, көчле рухлы, олы йөрәкле кешем... Йә, Салихҗан бабай, син бит ул! Син бит ул герой...
Китапханәнең «Шыгыр-шыгыр» исемле урындыгында чайкалып «Хәтер» китабын актарам. Юк, үз бабамнарның фамилияләрен эзләп түгел. Болай гына... дисәм? Чү, таныш исем түгелме соң бу? «Шәрипҗанов Салихҗан Шәрипҗан улы, 1903 елгы, Чаллы Башы авылы». Бабай? Синме бу? Каян бу битләргә килеп эләктең әле син? Их, бабай, бабай, фотосурәтең генә дә сакланмаган бит ичмасам! Нинди булдың икән син? Хәер, Берлинга хәтле барып җиткән солдат нинди булсын?! Киң бәдәнле, горур йөзле, күкрәген орден-медальләр бизәгән, ә күзләрендә – нәфрәт катыш сыкрау аша Җиңү уты балкый. Бабай, син мине ишетәсеңме?
- Сугыш сугыш инде ул, кызым. Беркемне дә читләп үтми. Мине комбайнда эшләргә алып калдылар. Фронтка мин 1943нче елның 29нчы маенда гына киттем.
Күкләр чыннан да сөйләшә инде әллә? Салихҗан бабай, синме бу? Тавышың шундый тансык икән, ә! Бик теләсәң, телефон чыбыгы да чиксез галәмгә сузыла... Бабай, бабай, ә син кайларда булдың? Явыз немецларга каршы мылтык терәп Бөек Җиңү өчен син дә көрәштеңме?
- Сталинград фронтында, атаклы Курск дугасындагы сугышларда булдым мин, кызым. Польша, Венгрия, Чехославиякияләрне азат итүдә катнаштым.
Канкойгыч көрәшләр булган кайнар нокталар... Әйе, бабай, үлем кәгазең дә шул җирләрдән кайтып төште бит синең. «В бою за Социалистическое Отечество, верный военной присяге, проявив геройство и мужество погиб при выполнении боевого задания. Похоронен...» Бабай! Чит җирләрдә ятып калуы икеләтә авырдыр инде ул? Җире дә салкын, кояшы да җылытмый... Бабай, ник эндәшмисең син? Бабай... Әһә! Нидер ишетәм!
Әйе, бабай, ул көнне каты бәрелешләрнең берсе була. Совет армиясе үзенең зур көчләрен югалта, солдатлар «сугыш тузаны» астында кала. Алар арасында син дә буласың. Кара хатны да шунда тутыралар... Бабай! Сине бит тереләй күмеп куйган булалар! Туфрак арасыннан ыңгырашкан тавышыңны ишеткән санитарларга рәхмәт әйтми, ни диясең? Алар бит сине сират күпереннән бу дөньяга тартып алалар. Син исән, бабай! Син исән...
Тик шулай да син инде каты яраланган буласың... Тәнеңнең биш җирендә кыйпылчык. Әмма син бер адым артка чигенми алга атлыйсың. Максатыгыз бердәм – дошманны үз территориябездән куып чыгару. Көнне төнгә ялгый-ялгый
9 май да килеп җитә бит, бабай! Бөек Җиңү! Шәрипҗановлар гаиләсендә исә кабат матәм көне: синең батырларча һәлак булуың турында янә «кара хат» килеп төшә. Шикләнергә урын да калмый: көн арты көн үтә, ә син авылга кире әйләнеп кайтмыйсың...
1946 ел.
Бабай, синме бу? Син исән..! 3 ел эчендә синең ике үлем кәгазең килде... Бабай! Нәрсә соң ул аклы-каралы кәгазь битләре! Күңел сизде бит, күңел сизде! «Миннән сиңа хәбәр китерсәләр, «Салих инде үлгән», дисәләр...»
— Син ышанма, бәгърем...
Ибраһимова Фирүзә
Шахмай урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев