Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Безнең тарихыбыз

Тарихи сәгать «Ленинград блокадасы. Хәтер»

Шахмай музеенда укучылар өчен тарихи сәгатъ узды.

27 нче гыйнвар — Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмияткә ия булган көн. 1944 нче елның нәкъ шушы көнендә Ленинград блокадасы өзелеп, шәһәр фашист камавыннан азат ителә.

Ленинград 1941 нче елның 8 нче сентябреннән 1944 нче елның 27 нче гыйнварына кадәр — 872 көнгә камалышта кала. Тарихта бик күп шәһәр һәм крепостьларны саклау үрнәкләре булса да, 872 тәүлек буена каршы торып, җиңеп чыгуга ирешкән башка бер генә мисал да юк. Җир шарында җиңү өчен ул кадәрле кеше гомере бирелгән Ленинградтан тыш бер генә шәһәр дә юк...

Бу тарихи датага «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалында Шахмай урта мәктәбенең укучылары өчен «Ленинград блокадасы. Хәтер» дигән темага тарихи сәгать үткәрелде. Чара барышында блокаданың барлыкка килү сәбәпләре, камалышта яшәүчеләр өлешенә төшкән авыр сынаулар: ачлык, салкынлык, блокада чорында Ленинградта яшәгән һәм эшләгән балалар һәм хатын-кызлар, аның легендар яклаучылары, көндәлеге Бөек Ватан сугышы символларының берсенә әверелгән кечкенә кыз Таня Савичеваның язмышы турында сөйләнде. Шулай ук укучыларга «Тарих битләрендә Бөек Ватан сугышы» дигән күргәзмә дә оештырылды. Бу хакта редакциягә филиал мөдире Гөлүсә Баһаветдинова хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев